Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шикәрне хуҗалыкта куллануның 5 ысулы

1. Тап бетерү. Шикәр үлән табын бик җиңел бетерә. Тапны бары тик юешләрегә һәм шикәр комы сибеп бер сәгать көтәргә кирәк. Нәтиҗәсенә исегез китәчәк!

      2. Ризыкның әчелеген киметү. Ризыкны әзерләгәндә кызыл борычны күбрәк кушып җибәргәнсез икән – чәй кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм әчелеге басылачак.

 

        3. Ис бетерү. Шикәр, кәһвә тегермәнендә чыгартылган кәһвә һәм башка тәмләткечләрнең исен һәм төсен үзенә ала.

 

       4. Кулдан майны (смазка) бетерү. Майны (смазканы) кулдан сабын белән юып төшерәсе авыр икәнен барыбыз да белә. Ә теләсә нинди май һәм шикәр комы катнашмасы ярдәмендә моны эшләве бик җиңел. Шуны кулыгызга ышкыгыз һәм юып төшерегез.

 

       5. Кисеп алынган чәчәкләрнең гомерен озайту. Шикәр чәчәкләрне сакларга ярдәм итә. Суга бары тик 3 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы аш серкәсе кушырга кирәк. Шикәр сабакларына файдалы, ә серкә бактерияләр үрчүен туктата. 

Фото: eva.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы сахар

2
X