Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен аны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган мәсьәләләргә игьтибарны юнәтү максатыннан эшләнелә.
Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең район һәм шәһәрдә 15868 инвалид, шул исәптән 548 физик мөмкинлеге чикле бала яши. 1213е тумыштан шушы исемне йөртергә мәҗбүр. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, (алай дисәң кайберәүләре сәламәт кешегә караганда да бәхетлерәк, һәр көненең кадерен белеп яши), бик күпләр кебек гомер итә алмаучы физик мөмкинлеге чиклеләр декадада гына түгел, ә һәрдаим игътибарга лаек.
Шушы бәйрәм уңаеннан 1-2 декабрьдә «Рәхәт» һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әлеге категориягә керүчеләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә. 6 декабрьдә исә мәшгульлек үзәге, социаль яклау, пенсия фонды идарәсе, «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе хезмәткәрләре Горький исемендәге мәдәни үзәктә эшкә урнашу мәсьәләсендә авырлыклар кичерүче инвалидлар соравына ачыклык кертергә тырышачак. Гомумән бу ункөнлек концерт, күңел ачу программалары, күргәзмәләр, шигъри кичәләр, экскурсияләр һәм башка чараларга бай булачак. Моннан тыш спорт ярышларында да катнашырга мөмкин булачак. Узган ялда Васильевоның «Уникс» спорт комплексында коляскада хәрәкәт итүчеләр арасында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда илебезнең 7 командасы - Мәскәү, Казан, Ижау, Владивосток, Ульян, Чиләбе, Яр Чаллыдан килгән спортчылар көч сынашты. Чиләбе белән Мәскәү командасын җиңеп, Казан беренчелекне яулады. Шунысын да әйтергә кирәк баскетбол буенча ярышка коляскада хәрәкәт итүче спортчыларны «Уникс» комплексы беренче тапкыр гына кабул итми. Чөнки биредә спорт һәм башка ихтыяҗлар өчен барлык шартлар да тудырылган.
Районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлилова сөйләгән чыгышыннан күренгәнчә, спорт чараларына гомумән зур игътибар бирелә. Көчеңне шахмат турнирында сыныйсыңмы, әллә атлетик тренажерларда ярышасыңмы, рәхим ит. Шулай ук 1 һәм 8 декабрь көннәрендә 11.15 сәгатьтән 12.15 сәгатькә кадәр боз сарае тимераякта шуу өчен вакыт бүлеп бирә.
Ашыгабыз, кабаланабыз, аеруча зарланырга яратабыз. Күзләребез күреп, аякларыбыз йөреп торса да! Бер мизгелгә туктап, тирә-юнебездә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә азрак игътибар итсәк иде. Шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Юкка гына шәфкатьлелек бизи кешене дип әйтмиләр бит.
Алия Гаязова
Нет комментариев