Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез күңелдә дә, истә дә!

Өздерепләр уйный идең син ул гармунда! Арча педагогика училищесында өйрәнеп калган һөнәрне сугыш та оныттыра алмаган. Син гармун уйнаганда әби җыр суза иде.

Ул вакытта миңа 6-7 яшь кенә иде бит әле. Әй, синең арттан уйнарга тырышып гармунны тарткалый идем. Ләкин гармун гына, азаплама инде мине дигәндәй, шыңгырдап кына җавап бирә иде. Син рәхәтләнеп көлә идең. Эх, син исән булсаң, хәзер дә шулай бергәләп утырыр идек. Әллә тылсымлы тарту көче саклый инде, гармунны кайвакыт, үзем дә сизмәстән, үз итеп сыйпап куям. Син аны бик кадерләп саклый идең бит. Шундый вакытта, минем сыман, гармун да сине сагынадыр кебек тоела миңа. Күңелне сагыш биләп ала. Сагынадыр... Ничек сагынмасын?! Аның бит хуҗасы - син, батыр бабам! Менә орден, медальләр тулы костюмың эленеп тора. Менә - «Батырлык өчен» медале. Аны сиңа Ленинград фронтында фашистны сафтан чыгарган өчен биргәннәр. Менә Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары.... Аларның бит син һәрберсен, үлем белән күзгә-күз очрашып алгансың. «ИЛ-2» самолётында 87 хәрби очыш ясаганлыгың турында сөйли идең.

Алмаз Зәкәриев,
9нчы лицей укучысы.
Яшел Үзән

Язманың тулырак вариантын газетаның 50нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев