Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез иң гүзәл кеше булгансыз (2нче кисәк)

Ул башкалардан ярдәмчел, игътибарлы булуы белән дә аерылып тора иде. Матди ярдәм кирәкме, авыруның хәлен белешәсеме, ул һәрчак беренче булды.

Үлеп табигатьне яратты. Төрле дару үләннәре җыеп киптерә, бөрлегән, каен, җир җиләкләрен җыеп кайнатмалар әзерли иде. Балалары, оныклары өчен дә җан атып яшәде. Ире Харис белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызы Ләйсән әнисе юлын сайлады. Лилиясе шәфкать туташы, Фәнисе - инженер-механик.
Укытучы булып эшләү дәверендә күп грамоталарга лаек булды ул. II һәм I категорияле укытучы «Рәхмәт хатларынна» лаек булды. 40 ел яраткан һөнәре буенча балаларга белем, тәрбия бирде. Кызганыч, шундый көчле рухлы, табигатьне һәм тормышны яратучы Нурия Гайфи кызын авыру читләтеп үтмәде. Быел җәйге бер матур көндә йөрәге тибүдән туктады.
Нурия ханым әле дә безнең арабызда, һәр туар көннән ямь табып, гөрләп яши кебек... Без аны бервакытта да онытмабыз, бу истәлек, хатирә аның рухына дога булып барсын.
Миләүшә Закирова.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев