Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез иң гүзәл кеше булгансыз (1нче кисәк)

Алабуга кызы Нурия Мостафина Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Олы Яке мәктәбенә юллама белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрелә.

Шигырендә язганча, Нурия Мостафина чын мәгънәсендә көчле кеше иде. Аның исемен атауга мәктәп күз алдына килеп баса. Ул район һәм респуб­лика күләмендә оештырылган семинарларда чыгыш ясый һәм дәресләр күрсәтә иде. Укучылары олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар гына алып килде. Укытучы инде ул һаман эзләнә, яңалыкка омтыла, дәресләрне кызыклырак, мавыктыргыч итү юлларын уйлый. Белемен даими рәвештә күтәреп, укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын казана. Анда белем алган укучылары да аның юлын сайлады. Һәрчак укытучы апаларыннан киңәш сорап, тәҗрибәләре белән уртаклашалар иде. Хәзер инде алар республикабыз­ның төрле мәктәпләрендә укучыларына белем бирә. Ике укучысы - Гөлназ Галиева, Рүзилә Назыйрова фән кандидатлары.
Укытучының эше мәктәп белән генә чикләнә дип әйтеп булмый. Совет чорында авыл халкы алдында лекция­ләр уку, агитацияләр алып бару, үзешчән сәнгать смотрларында катнашу кебек мөһим эшләрнең берсеннән дә читтә калмады Нурия. Һәрчак мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итте, «Хәтирә» ансамблендә катнашты. Олы һәм Кече Яке авыллары тарихын, тырыш кешеләр турында мәкаләләр, шигырьләр язды.

Миләүшә Закирова. Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев