Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сентябрьдә бакчачы эшләре

Җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләү җәй айларында ук башлана. Ә төп эшләр нигездә, сентябрь-октябрь айларында үткәрелә. Җимеш бирә торган агачларның җимешләрен җыеп бетергәннән соң, терәүләре алына, дезинфекцияләнә. Һәм пирамида рәвешендә өеп, кышка саклауга куела. Кура җиләгенең җиләк биреп бетергән тармакларын, зәгыйфь һәм шулай ук артык яшь ботакларын кисәләр. Карлыган һәм крыжовникның...

Җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләү җәй айларында ук башлана. Ә төп эшләр нигездә, сентябрь-октябрь айларында үткәрелә.

Җимеш бирә торган агачларның җимешләрен җыеп бетергәннән соң, терәүләре алына, дезинфекцияләнә. Һәм пирамида рәвешендә өеп, кышка саклауга куела.

Кура җиләгенең җиләк биреп бетергән тармакларын, зәгыйфь һәм шулай ук артык яшь ботакларын кисәләр. Карлыган һәм крыжовникның куаклары сирәкләнә, корыган, сынган, авыру һәм корткычлар белән, бигрәк тә гөмбә һәм ончыл чык белән зарарланган ботаклар кисеп ташлана. Карлыганның 4 яшьтән, крыжовникның 6 яшьтән картрак ботакларын кисәргә кирәк.

Җимеш агачлары һәм җиләк куаклары төбенә тирес, черемә, компост һәм фосфорлы-калийлы ашламалар кертеп, казу эшләренә керешелә. Бу эш октябрь башларында төгәлләнә.

Карлыган, кура җиләге, крыжовник куакларының үсүен туктату һәм аларның салкынга чыдамлыгын арттыру максатыннан чыгып, һәр куак төбенә 100-120 грамм суперфосфат һәм 300-350 грамм катнаш ашлама ("плодовоягодная смесь") сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X