Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Себер Сабан туенда Татарстанның Яшел Үзән районы артистлары да катнашачак

Көрәш батырына, гадәт буенча, тәкә бүләк итәчәкләр.

4 июнь көнне сәгать 12.00 дә Новосибирскның Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Себер Сабан туе" узачак. Анда Татарстанның Яшел Үзән районы артистлары да чыгыш ясар, дип көтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Новосибирск өлкәсе татарлары мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Эльнара Тихомирова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Новосибирск халкы ел саен Сабан туен көтеп ала һәм анда бик теләп катнаша. Узган ел, мисал өчен, татар халкының милли бәйрәмендә 5 меңләп кеше кунак булган. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык белән сугышу, колгага менү кебек конкурсларны Себердә яшәүчеләр аеруча да үз итә, ди Эльнара Тихомирова.

Балалар өчен исә аерым мәйданчык булдырыла.

Тәмле ризыклар пешерергә яратучылар да Сабан туеннан читтә калмый. Алар өчен милли ризыклар конкурсы үткәрелә. "Сабан туе гүзәле"н токмач кистереп билгелиләр.

Конкурсларда катнашып, җиңү яулаучыларга бүләкләр дә каралган. Аларны иганәчеләр һәм өлкә хакимияте ярдәме белән алалар.

"Сабан туеның иң күркәм һәм көтеп алынган өлеше - ул, билгеле инде, милли көрәш. Батырга бездә, традиция буенча, тәкә бүләк ителә, шулай ук кыйммәтле техника тапшырыла", - диде Эльнара Тихомирова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев