Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау урыныннан берничә сүз

Роман Котельников: - Сайлау кампаниясе быел бик актив эшләде. Газета битләреннән дә, телевизор-радиолардан да информация бик күп булды. Шуңадыр, сайлау участокларында кеше агымы кимеми. Халык мондый чараларга елдан-ел җаваплырак карый бара кебек. Күпчелек көннең беренче яртысында тавыш бирде инде.

Ирек Мәхмүтов:

- Тавыш бирү оешкан төстә бара. Конфликтлар, аңлашылмаучылыклар юк, бар да тәртиптә. Кайсыберләре гаиләләре белән, карт әти-әниләрен алып килә, андыйларны күзәтүе дә күңелләрне күтәрә. Теркәп баручы кызларның да эшләре көйле генә бара, шуңа чират та, этеш-төртешләр дә юк.

Рамил Хәлилов:

- Һәрберебезнең тавышы бик мөһим бу көндә. Сайлау участокларына ашыккан кешеләрне күреп, күңел сөенә. Димәк, халыкның үзаңы арта, киләчәк тормышы кем кулында булуына битараф түгел ул бүген. Мондый әһәмиятле чараларда катнашу - ул әле дөньяга үзеңнең барлыгыңны белгертү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев