Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау-2018

Көчле Президент – көчле Россия

Тиздән, 2018 елның 18 мартында  илебез үзенең киләчәктә нинди юл белән  баруын  -  илебез лидерын сайлаячак. Билгеле булганча илебез президенты Владимир Путин  Россия президенты вазифасына  үзен-үзе тәкъдим итте. Шуңа күрә Путинга РФның балигъ булган гражданнарының  аны яклап кул куйган 300 мең имза  җыярга тиеш. Белгечләр белдергәнчo, һәp республика һәм өлкәдән 7,5 мең имза.

 

Татарстан да бу хәрәкәткә актив катнашып китте. Республикада 12 урында Путинны яклап имза җыялар. Яшел Үзәндә  Владимир Путинны яклап ике урында  имза куярга була.  Яшел үзәнлеләр  бу урынны тиз табачак, чөнки ерактан ук  баннер күзгә бәрелеп тора. Биредә волонтерлар эшли. Алар имза кую өчен  махсус бланк тәкъдим итә. Моның өчен бары nик үзең белән  паспортың булу шарт.

 

Волонтерлар белдергәнчә, Яшел үзәндә  халык Путинны яклап рәхәтләнеп имза куя. Халыкны махсус җәлеп итмиләр, кешеләр үзләре теләп  волонтер өстәле янына туктала. Без  булганда да берничә кеше автограф калдырып китте.

  • Мин КНИТУ-КАИда  белем алам. Яшьләр актив түгел, дисәләр дә, төркемебездән бик күп  егетләр һәм кызлар сайлауда  Путинны яклап тавыш бирәчәкбез, шуңа күрә рәхәтләнеп имзабызны куйдык.  Илебездәге  тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч бар, - ди  Нияз Галимов.
  • Баннердагы язуга карап торам әле. “Көчле Президент – көчле Россия” - Путинга бигрәк туры килеп тора! Ил-көнебездә тотрыклылык сизелә. Балаларыбызга хезмәт хакы түлиләр, пенсиябез күп булмаса да, артып тора. Иң мөһиме  - сәламәтлек кирәк, - ди Яшел Үзән пенсионеры Галия Галиева.
  • -Мин аңа ышанам. Шуңа күрә илебезнең киләчәге өчен күңелем тыныч. Ул булганда, - ди Рәхимулла  Газизов.
  • Мин озак яшим  инде, миңа 70 яшь, әмма Путин кебек  ил лидерын башка күрмәдем. Бөтен эшләгәне ил, гади халык өчен. Миңа аның хәтта кәгазьгә карамыйча сөйләвенә кадәр ошый,- ди Борис Володин.

 

Путиннан кала, республикада  Президент вазифасына дәгъва кылучы башкалар да  шушы ук процедураны үтәргә, ягъни имза җыярга тиеш.  Яшел Үзәндә  газета чыгасы көнгә журналистлар күзенә бары тик бер партия – “Яблоко”дан Григорий Явлинскийның  имза җыючылары гына чалынды.

 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы Президента