Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булыгыз: “сниффинг”

Яшүсмерләр арасында “сниффинг” дип аталган яңа төр мавыгу барлыкка килде.

Аның тәүге корбаннары да бар инде. Яшел Үзәннән ундүрт яшьлек Милена зажигалкалар өчен газ белән агуланып үлгән. Әлегә шәһәрдә бу хакта рәсми комментарийлар бирүче юк. Әгәр элегрәк ата-ана баласының кесәсендә яки букчасында зажигалка күрсә, бала тарта башлаган дип уйлый иде. Хәзер исә бу хәл яманрак. Милена белән булган фаҗигале хәл моның дәлиле. Милена көннәрнең берсендә танышларыннан кыска вакытлы рәхәтлек алу мөмкинлеге турында белеп ала. Моның өчен зажигалка кирәк икән. Кыз якындагы хуҗалык кибетенә кереп аны сатып ала һәм кулланып карый. Әмма аның йөрәге агулануга түзә алмый. 
Яшел Үзән полиция бүлегендә үлемгә китергән тәгаен сәбәпләрне әйтергә ашыкмыйлар. 
Белгечләр әйтүенә караганда, зажигалка баллончыкларына катнашмалардан арындырылган сыекландырылган бутан тутырылган. Аны иснәү көнкүреш газы белән агулануга тиң. Фаразларга караганда, кыз агулы газны бүлмәдә иснәгән булырга мөмкин. Урамда булса, бу доза тиз үлемгә китермәгән булыр иде. Белгечләр бу мавыгуны наркотиклар куллануга тиңлиләр. Тора-бара ул бәйлелек китереп чыгара икән. Аны иснәүдән туктаганда яшүсмернең хәле авырая һәм аның яңадан агуны сулыйсы килә башлый. 
Балаларга аның галлюцинацияләргә китерүе кызык тоела. Әмма беренче сулау да соңгысы булуы ихтимал. Милена белән булган кебек, организмның агулануга ничек тәэсир итәчәген алдан белеп булмый. Бу очрак ата-аналарны балаларына карата игътибарлырак булырга чакыра.

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сниффинг