Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булыгыз!

– Планировкасын законсыз (рөхсәтсез) үзгәрткән өчен фатирны тартып алырга мөмкиннәр, дип ишеттем. Бу дөресме?

– Фатирны үзлектән үзгәртеп кору административ хокук бозуга керә. Моның өчен җаваплылык гамәлдәге РФ Торак кодексында (29нчы маддә) һәм РФ административ хокук бозулар кодексында (7.21нче маддә) каралган. Күчемсез милек хуҗасының, фатирда башкарылачак һәм шулай ук алдан ясалган үзгәртеп коруларының (перепланировка) килешенгән булуы шарт. Бу гына да түгел, ясалган үзгәрешләр гамәлдәге төзелеш норма таләпләрен боза икән, торак элекке халәтенә кайтарылырга тиеш. Әгәр дә милекче, торак инспекциясенең дәгъвасына колак салмыйча, административ штрафны түләми һәм фатирны тиешле рәвешкә китерми икән, аны судка бирә алалар. Суд, җавап тотучының гамәлләрен законсыз дип тапкан очракта, РФ Гражданлык кодексының 235нче маддәсендә милек хуҗасын күчемсез мөлкәтеннән баш тартырга мәҗбүр итү каралган. (Бу бары тик суд шундый карар чыгарган очракта гына.) Чынлыкта, законсыз башкарылган юк кына үзгәртү өчен дә фатирыгыздан колак кагарга мөмкинсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев