Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сафоново яныннан агучы елганың чын исеме нинди?

Редакциябезгә Серго заводында 38 ел буе хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан Валентин Кутляков керде һәм Сафоново яныннан агучы елганың Сумка түгел, ә Җәен (Сом) балыгы исеменнән алынган булып, дөрес исеме - Сомка булуы турында бәян итте.

- Миңа бу турыда бер 20 еллар элек Казаннан электричка белән кайтканда яныма утырган 70 яшьләр тирәсендәге бик күренек­ле, мәһабәт гәүдәле интеллигент ир сөйләде. Бернинди мәгънәгә ия булмаган янчык исемен йөртүче елга менә дигән балык - Сом белән бәйле икән бит. Әлеге балыклар шушы елгага уылдык чәчү өчен керә торган булган һәм кешеләр бик зур балыклар тота торган булганнар. Үзем тыңлыйм, үзем шатланам. Ул Сумка атамасы бер миңа гына түгел, бик күпләргә ошамый торгандыр. Нәрсә инде ул: сумка-сумка... Борынгы бабаларыбыз кушкан исемен кайтарып булмасмы икән елганың? Шәһәр исемнәрен бер генә тапкыр да түгел, ике-өч тапкыр авыш-түеш китерәләр, Сумканы да яңадан Сомка дип язасы авырмы икән? Сомка... Яңгырашы да ни тора бит! Сумка түгел инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев