Сабан туе фаҗигасе
Сабан туенда уеннарда катнашу барыннан да бигрәк күңел ачуга корылган булса да, кайбер спорт төрләрендә җиңүче булу теләге бар булган көчеңне эшкә җигәргә мәҗбүр итә. Ә көч кулланган спорт имгәнүләрсез генә дә булмый.
Әтнә районы авылларының берсендә булган Сабан туенда кул көрәшендә катнашу 35 яшьлек хатын-кыз өчен үкенечле тәмамлана. Ул тромб кузгалу аркасында вафат булган. Кул көрәштергән вакытта көч килгән, дип фаразлый табиблар.
Әлеге хатын-кызның өч баласы ятим калган, ди "Әтнә таңы". Гаиләсенә сабырлык бирсен.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев