Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саба һәлакәте: такси йөртүче исерек булган

2 май төнендә Саба - Килдебәк юлында коточкыч һәлакәт - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешү аркасында ватан машинасындагы 5 егетнең дә һәлак булуын хәбәр иткән идек.

Бер көн узу белән, чит ил машинасын йөртүченең дә хастаханәдә үлүе билгеле булды. Шулай итеп, бер һәлакәт аркасында 6 кеше җан бирде.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә әлеге юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат җиткергән. "ВАЗ-2114" автомобиле югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм такси хезмәтен башкаручы "Mitsubishi" белән бәрелешә.

- "ВАЗ-2114" автомобиленең йөртүчесе һәм 4 пассажир (1991, 1993, 1994, 1996 елгы егетләр) һәлакәт урынында ук вафат була, - дип җиткерә ЮХИДИ идарәсендәгеләр. - "Mitsubishi" автомобиле йөртүчесе - күп санлы тән җәрәхәте алган егет хастаханәгә озатыла. Аның автомобильне исерек килеш йөрткәнлеге ачыкланды.

Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев