Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне эшмәкәрлек буенча Советка чакыра

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлелек буенча Советның 17нче июльдә узачак киңәйтелгән утырышына әзерлек эшләре башланды.

Советның эшендә һәм утырышында һәр эшмәкәр катнаша ала. Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләре белән, эшмәкәрләр оешмасы билгеләгән актуаль мәсьәләләр һәм проблемаларны тикшерәчәк, фикер алышачак. Беренче катта эш урыннары, офис бүлмәләре булган эшмәкәрләрнең, агач эшкәртүчеләрнең һәм перевозчикларның проблемалары буенча темалар күтәрелер дип көтелә. Чарада катнашу өчен барлык муниципаль районнарның да эшмәкәрләре чакырыла.

Татарстан Республикасы Президенты рәислеге астында дүрт киңәйтелгән утырыш узды. Алар барышында эшмәкәрләр тәкъдим иткән бизнесның актуаль мәсьәләләрен чишү юллары табылып, Совет кысаларында, эшмәкәрләр инициативасы белән, Татарстанның барлык фермерлары өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашырга тигез һәм гадел мөмкинлек бирүче процедуралар булдыру турындагы карар кабул ителде. Халкы 1000 кешедән дә әзрәк булган авыл эшмәкәрләре онлайн-касса урнаштырудан 3 елга азат ителә, газ балонлы җиһазлы автомобиль хуҗалары 55 урынына 3 көн эчедә кыскартылган теркәлү мөмкинлегенә ия булды.

Июльдә барачак бишенче киңәйтелгән утырышта Советның проект төркемнәренең лидер эшмәкәрләре Татарстан Республикасында бизнесның иң мөһим мәсьәләләрен чишү юлларын тәкъдим итәчәк.

Советта карау өчен идея яки проект тәкъдим итәргә теләгән эшмәкәрләр +7 (843)210-15-88 телефон номеры буенча шалтыратып яки sovet@sovet.tatar электрон почтасына язып үз идеяләрен белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев