Ремонттан соң ачылган бинада музыка мәктәбенең филиалыннан кала, спорт залы, китапханә, сәнгать мәктәбе эшли. Иркен, җылы кабинетлар, яхшы ремонт, әмма әле мебель юк, музыка кораллары белән дә проблемалар бар.
- Ремонт вакытында бинаның фундаментында проблема барлыгы беленде. Былтыр ремонтка дип төзелгән смета бөтен чыгымнарны да капларга җитмәде. Хәзерге вакытта балалар өчен спорт залы ремонтлана, ә финанслар бетеп китте, - ди Васильево шәһәр тибындагы бистә башлыгы Олег Антонов.
Шулай булуга карамастан, Васильево иҗат үзәге буш тормый, һәр залда балалар шөгыльләнә, ә коридорда аларның әти- әниләре көтеп утыра:
- Без бистәдә шундый үзәк ачылуга бик шатбыз. Элек бит музыка мәктәбенә Яшел Үзәнгә йөрергә туры килә иде. Ә бу бик уңайсыз, балалар да ара иде.
Рәшит Кәлимуллин скрипка, фортепьяно, баян дәресләрендә булды, гитаристлардан дәртле көй уйнап күрсәтүләрен үтенде. Якташыбыз шундый үзәк ачылышына үзе шатланган һәм музыка кораллары сатып алуда ярдәм итәчәген әйтте.
- Республикабызда теләсә нинди мәдәни учреждение ачылуга мин шатланам гына, - ди Рәшит Кәлимуллин. - Васильевога да беренче тапкыр гына килмим. Моннан берничә ел элек мондый үзәк турында хыяллана гына идек. Вакыты ул булмаган күрәсең. Ә менә хәзер, шушы башлык эшләгән вакытта, шундый матур бина килеп чыккан. Александр Васильевичның моңа никадәр көч түгүен бик яхшы беләм мин - нәтиҗәсе күз алдында. Аңлагыз: балаларны нәрсә белән булса да шөгыльләндерергә кирәк, югыйсә - наркомания, бандитизм. Республикабыз президентына да балаларыбызга иҗат белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтебез чиксез.
Музыка мәктәбе укытучысы Елена Александрова Рәшит Кәлимуллинның чыгарылыш альбомыннан фотографиясен эзләп тапкан:
- Апам Сезнең белән бергә укыган, - дип елмая Елена Алексеевна. - Менә бу Сез, Рәшит Фәһимович. Кашларыгыз гел шул!
Композитор үзенең Яшел Үзәндә еш булуы серен ачты. «Биредә иҗат итәргә рәхәт! - ди ул. - Тиздән сезгә концерт белән киләбез. Көтегез!»
Илсөя Завилейская язмасы һәм фотолары.
Нет комментариев