Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә

Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак.

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) хәбәр итүенчә, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак. Бу хакта "Интерфакс"ка сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

"6 май - шимбә, 7 май - якшәмбе. 9 май, сишәмбе - бәйрәм көн. Ә 8 май быел 7 гыйнвар көне шунда күчерелү сәбәпле, эш көне саналмый, ул шимбәгә туры килә иде. Шулай итеп, бәйрәм белән бергә 4 көн ял булачак", - дип җиткергән "Интерфакс"ка Роструд җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Билгеле, Җиңү көненнән соң россиялеләрнең өч көнлек эш атнасы була: чәршәмбе - 10 майдан җомга 12 майны кертеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев