Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә җомганы өченче ял көне итәргә мөмкиннәр

Россиялеләргә өченче ял алу мөмкинлеген Россия Үзәк Банкы рәисе урынбасары Сергей Швецов белдерде.

Россиядә тагын 15 елдан җомга ял көне булуы ихтимал. Мондый мөмкинлек турында Россия Үзәк Банкы җитәкчесе урынбасары Сергей Швецов белдерде, - дип хәбәр итә Татар-информ Газета.Ru. сайтына сылтама белән.

"Бу - бик мөһим мәсьәлә, ул чынлап та хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, роботлаштыру дигән сүз. Мин ышанып әйтә алам, 15 ел вакыт узганчы без җомганы ял көне итү турындагы сорауны бик җитди уйлаячакбыз. Без медицинаны, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерәбез, һәм кешеләр нәрсә белән мәшгуль булырлар дигән сорау туа", - дип тәкъдим итте ул Петербургта узган халыкара икътисади форумда.

Аның фикеренчә, атнада өч көн ял булу хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңа секторларны үстерү мөмкинлеген бирәчәк.
Аннан алдарак, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин киләчәктә эш көнен ике сәгатькә кыскарту мөмкинлеге булу турында белдергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев