Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөзүчеләр дип, 5 финалда (200, 400, 800, 1500 метр һәм 4х200 метрлы эстафетада ирекле йөзү) җиңүче булган, ике тапкыр дөнья рекорды куйган Американың 18 яшьлек спортчысы Кэти Ледеки белән 400 һәм 800 метрда "алтын" алган Кытай егете Сунь Ян танылды.
Йөзүдәге иң яхшы команда - АКШ. Әлеге ил йөзүчеләре 23 медаль (8-10-5) медаль яулады. Австралия йөзүчеләренең -16 (7-3-6), Кытайның - 13 медаль (5-1-7) медале бар. Россия йөзүчеләре - 11 нче урында - 4 (1-1-2).
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев