Мисырның премьер-министры Шәриф Исмаил сүзләренә караганда, һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналы, коткаручылар җибәрелгән. Фаҗигане тикшерү буенча махсус комиссия төзелгән.
Россия туристлары белән Мисырдан Петербургка очучы самолет егылып төшкән. Самолетта 224 кеше булган, аларның күбесе - Россия туристлары. 6:51дә самолет Шарм-эш-Шейхтан очып китә, 7:14 сәгатьтә Ларнака тирәләрендә ул радарлардан югала, самолет белән элемтә урнаштырылмый башлый.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев