Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Россия балалары – 2017»

"Россия балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысасында Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге һәм Россия МВДсының Казан транспорт ЛУ хезмәткәрләре Раифа ябык типтагы махсус учреждениесендә булды. Полиция хезмәткәрләре җыелган яшүсмерләргә наркотиклар куллануның нәтиҗәсе турында сөйләде.

Чараның максаты яшьләр арасында норкомания таралуны кисәтү булып торды. ПДНның өлкән инспекторы Марина Гусева үзенең чыгышында наркотикларга бәйле ситуацияне сөйләде.

ПДНда хәзерге вакытта наркотиклар һәм исерткеч матдәләр кулланучы 18 яшүсмер исәптә тора. Бу елның 3 аенда контактсыз юл белән наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән яшүсмерләргә карата 3 җинаять эше ачылган. 30 мартта Карамалы Тауда наркотиклар саткан өчен 17 яшьлек яшүсмергә хөкем карары чыгарылган. Марина Владимировна аңлатуынча, яшьләр наркотик "кайф"ын уңышка ирешүнең төп атрибуты итеп саный. Аларның кайберләре өчен "абруйлы" наркотик дозасын сатып алу - матди байлык билгесе. Яшүсмерләр наркотиклар куллануда рәхәтлек дөньясына керү юлын күреп, бик ялгыша, ә бит аннан соң бу иллюзиядән чыгуы бик катлаулы, ә кайвакыт мөмкин дә түгел.

Казан ЛУ кече инспектор-кинологы Ольга Сунинская дүрт аяклы ярдәмчеләрне дрессировкалау турында сөйләде. Эксперимент буларак кинолог наркотик матдә имитаторы куйды. Ася кушаматлы кокер-спаниель үз бурычын уңышлы башкарып чыкты.

Конференция барышында видеоматериаллар кулланылды, брошюралар таратылды. Әлеге тәрбия учреждениесенең директоры урынбасары Людмила Стрелкова сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләренең килүе һәм күрсәтмә чыгышлары бер тапкыр закон чиген чыккан яшүсмерләргә бу дөньяга икенче күзлектән карарга мәҗбүр итә. Күпләр өчен ул төзәлүнең беренче адымы булып тора.

Белешмә өчен: хәзерге вакытта училищеда Россиянең 43 регионыннан 101 яшүсмер исәпләнә. Аларның барысы да бирегә системалы рәвештә төрле хокук бозулар өчен суд карары белән җибәрелгән.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев