Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Россия балалары – 2017»

Яшел Үзәндә 13 ноябрьдән “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясенең икенче этабы башланды.

Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.  Төп бурычы – балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклау, шулай ук наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү.

- Яшүсмерләрнең наркотик матдәләр куллануы җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсенә әйләнде. Моңа каршы көрәш – безнең эштә приоритетлы юнәлеш, - диде  Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлекчәсе оперуполномоченные Гүзәлия Кадырмәтова.

Тәртип саклаучылар торак секторда, вокзалларда, станцияләрдә, яшьләр күп җыела торган урыннарда рейдлар уздыра.  Яшүсмерләрнең ата-аналары белән дә профилактик әңгәмәләр оештырыла.

Бу акциянең беренче этабы  Яшел Үзән районында 17 – 26 апрельдә узган иде.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: