Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор ТР Министрлар Кабинетына сәүдә үзәкләре һәм кафеларны ачарга тәкъдим итте

Республикада Covid-19 авырулары өчен буш койкалар проценты һәм халыкны сынау югары дәрәҗәгә җитте.

Татарстан Роспотребнадзоры республика Хөкүмәтенә сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы биналарын ачарга тәкъдим итте, ләкин кайбер чикләүләр белән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүген чикләүләрне өлешчә бетерү мәсьәләсе хәл ителә. Һәм без үз тәкъдимнәребезне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карау өчен җибәрәбез. Чикләүләрне өлешчә бетерү, шул исәптән, сәүдә үзәкләре һәм берничә шарт белән җәмәгать туклануы объектларының эшенә кагылачак. Мәсәлән, кальяннарны, корпоративлар уздыруны тыю өлешендә, шулай ук, залның тулылыгы 50% тан артмаска тиешлегендә", - дип аңлатты спикер.

Моннан тыш, Авдонина хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинетына урамда булган аттракционнар ачарга тәкъдим итү планлаштырыла.

"Ике атна элек кенә өстәмә яңа күрсәткеч кертелде. Ул, шулай ук, хәлнең динамикасын күрсәтә. Бу алдагы ике атнага карата соңгы атнада үсешнең уртача темпы. Һәм менә бу күрсәткеч ике кешедән артмаска тиеш. Бүгенгә ул бездә 0,7», - дип билгеләп үтте Татарстанның баш санитария табибы урынбасары.

"Шуңа да без, бүгенге вәзгыятьтән чыгып эш итүне кирәк дип саныйбыз. Бу ирекле койкалар өлеше - 52,8%, бу халыкны сынауның яхшы дәрәҗәсе - 136%. Ягъни ике күрсәткеч бездә ирешелгән ", - дип өстәде Любовь Авдонина.

Covid-19 коронавирсы таралу коэффициенты, чикләү буенча өченче этапка күчү өчен, 0,5 булырга тиеш, хәзер Татарстанда бу күрсәткеч 0,9 га тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев