Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үрмәләсә үрмәли, әмма идәнне үзе юа

Һәр көнне иртән 87 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, МВД пенсионеры Шакир Рәхимҗанов 5әр килограммлы гантельләрне 200 тапкыр күтәрә, турникта шөгыльләнә һәм зарядка ясый. Ул тарту һәм эчүне күрә алмый, кадерле вакытын телетапшырулар карап уздырмый, фатирында чисталык ярата.

- Мин тормышка аек акыл белән караучы кеше, зарланмыйм, беркемгә дә артык йөк буласым килми, шуңа күрә үземне формада тотарга тырышам, үрмәләп йөрсәм йөрим, идәнне үзем юам, - ди ул.
Шакир Әхмәтдин улы 1927 елда Арча районының Югары Корса авылында туган. Коллективлаштыру вакытында колхозга кермәгән өчен әтисен атып үтергәндә әле ул малай гына булган. Гаиләдә әнисе белән ике сеңлесе генә кала. Хуҗалык эшләренең барысы да Шакир җилкәсенә төшә.
- Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде, - дип сөйли ветеран. - Менә шул вакытта без ачлыкның, кычытканның тәмен белдек. 17 яшь тулгач - 1944 елның ноябрендә мине фронтка алдылар, 277нче снайперлар полкына. Луцк шәһәрендә снайперлар курсыннан соң миңа Дегтярев пулеметын, патроннар дискын бирделәр һәм Көнбатыш Украинада националистлар подпольесы һәм бандформированиеләргә каршы сугыша башладым...
- Фашист оккупантлары Украинадан куып чыгарылгач, бандеровчылар гитлерчылар ярдәме белән Кызыл армия тылында совет властена каршы озакка сузылган кораллы сугышка әзерләнә иде. Украина-немец националистлары бандалары урманнарда, чокырларда һәм торак пунктларда яшеренде. Безне һәр почмакта үлем көтте, - дип сүзен дәвам итә Шакир Әхмәтдин улы. - Миңа - 17 яшьлек егеткә башта көн буе пулемет, дүрт диск асып йөрү бик авыр булды, аннан соң ныгыдым. Бандитлар белән көрәштә безгә батырлык, кыюлык һәм хәйләкәрлек ярдәм итте. Мин бик яшь һәм юла кебек җитез идем, шуңа исән калгандырмын да инде.

Лилиана Куликова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 27нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев