Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рифат Зариповның улы туды!

Танылган юмор остасы, "Җомга киче" тапшыруы алып баручысы Рифат Зарипов әти булды! 26 августта кичке 8дә Казанның 4нче бала тудыру йортында тормыш иптәше Диләрә ир бала тапкан.

Сабыйның авырлыгы - 3670 кг, буе - 54 см. Озак кына уйлашканнан соң, балага Ислам исемен кушарга булганнар. Рифат Зариповның ипотекага алган өч бүлмәле фатирында 12 кеше яши икән! "Ике абый, аларның хатыннары һәм икешәр балалары, без, хәзер инде, Аллага шөкер, улыбыз, аннан соң ноябрьдә абыйның баласы туарга тора - менә бу байлык! Бездә кызык, рәхәт, Санта-Барбара читтә торсын! Бер өйдә өч килен! Ә дөресен генә әйткәндә, беркем дә туганнары белән бу дәрәҗәдә дус-тату яшәми. Без бергә эшлибез, бергә яшибез", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә киң күңелле Рифат.

Мәгълүмат туйлар.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев