Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәхмәт хаты

Төньяк флотында су асты көймәсендә өч ел хезмәт иткән әтиебез, Олы Ачасыр авылыннан Кадыйров Равил Самат улы, Ватаныбызның чикләрен саклаган елларын зур горурлык белән искә ала.

Шуңа күрә «Әллә каян күренеп тора - солдатта булган диләр» фотобәйгесе игълан ителгәч, аның армиядән кайткач төшкән фотосын конкурска куярга булдык. Тавыш бирүләр бик җанлы барды. Күпләр, әтиебезне хөрмәтләп, безгә теләктәшлек белдереп, үз тавышларын даими биреп тордылар. Чит илләрдә, чит өлкәләрдә (Мәскәү, Пенза, Пермь, Ульяновск һ.б.), Татарстаныбызда (аеруча Казан, Чаллы, Лениногорск, Яшел Үзән шәһәрләрендә, Яшел Үзән, Биектау, Балтач, Саба, Теләче районнарында һ.б.) яшәүче әти-әни, әткәй-әнкәй ягыннан туганнарыбызга, кода-кодагыйларыбызга, дусларыбызга, дусларның дусларына, авылдашларыбызга, райондашларыбызга, эш урыннарыбыздагы хезмәттәшләргә, Казан шәһәренең 6нчы һәм 16нчы гимназияләре, Татар-төрек лицее укучыларына, укытучыларына, «Мирас» балалар бию ансамбле җитәкчеләренә, анда шөгыльләнүче балаларга, ата-аналарга, «Гадел хөкем академиясе» студентларына һәм дә исемнәре аталмаган барлык җанатарларга әтиебез, әниебез һәм балалары, аларның гаиләләре исеменнән ОЛЫ РӘХМӘТЕБЕЗНЕ җиткерәбез. Шулай ук әлеге бәйгене оештырган «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә рәхмәтебезне белдерәсе килә, чөнки күмәк тавыш бирүләр безне тагын да ныграк берләштерде, көчебезне бер максатка туплады.
Әтиебезне, хәрби хезмәттә булган һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев