Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Иҗтимагый палата рәисе Максим Григорьев Яшел Үзәндә (фоторепортаж)

Бүген Казан халыкара аэропортында ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм ТР иҗтимагый палатаның гражданлык җәмгыяте институтын үстеру буенча комиссия рәисе Кирилл Пономарев Мәскәүдән РФ Иҗтимагый палата рәисе Максим Григорьевны каршы алды.

Алар Яшел Үзәндәге 1512, 1513нче сайлау участогында булып, сайлау барышын карады.

РФ иҗтимагый палатасы әгъзасы Максим Григорьев Яшел Үзәнне башка регионнарга караганда үрнәк итеп күрсәтергә кирәк диде. "Казан белән чагыштырганда, сездә барысы ды оешкан төстә, барлык кыгыйдәләрне үтәп уза. Алдан тавыш бирү процентының түбән булуы - яхшы күрсәткеч. Миндә бары позитив һәм уңай фикерләр", - дигән.
"Татарстан халкы традиция буенча һәрвакыт сайлау активлыгы күрсәтә. Бу юлы да бердәм рәвештә үз сүзен әйтер. Халыкнын кәефе яхшы. Бөтен җирдә бәйрәм кәефе", - диде журналистларга Максим Григорьев, сайлауның югары дәрәҗәдә оештырылуына югары бәя биреп.

Илсөя Завилейская фотолары.

Илсу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев