Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республиканың дәүләт теле булган татар телен укыту методикасын камилләштерү кирәк - юллама

Татарстан Президенты юлламасында туган телне өйрәнүне саклап калып, рус телен белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү кирәк, дип белдерде.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тел сәясәте мәсьәләләре аеруча игътибар сорый. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне саклап калып, Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде.

Президент әйтүенчә, моңа республикада Лев Толстой елын игълан итү дә теләктәшлек итәчәк. Шул ук вакытта республиканың дәүләт теле буларак татар телен укыту методикасын камилләштерү кирәк. Милли педагогика институты базасында укытучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү зарур. Телләрне өйрәтүдә, беренче чиратта, коммуникатив күнекмәләрне үстерү кирәк. Бу бурычлар берничә тапкыр Мәгариф һәм фән министрлыгы алдына куелды, әмма башкарылган эш нәтиҗәсе зур түгел һәм халыкта ризасызлык уята. Мәгариф һәм фән министрлыгына, нәтиҗә ясап, тиешле чарасын күрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев