Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Редакциябез каршындагы алмагачлар киләсе елга чәчәк атачак

Яшел Үзәннең Гоголь урамы 23а йорты каршында утыртылган алмагачлар киләсе ел алма бирә башлаячак.

Алар аеруча татлы булыр, диләр якын тирәдә яшәүчеләр. Ни өченме? Чөнки аларны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм без - «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләре утырттык. Алмагачлар тернәкләнеп киткәнче, аларны карап-тәрбияләп торачакбыз.
29 апрельдә гомумшәһәр өмәсеннән соң, шәһәр тагын да чистарып, матурланып китте.
- Бу шундый көн, сүзләр артык, күңелдәген эш белән күрсәтергә кирәк! - ди район башлыгы Александр Тыгин журналистлар белән сөйләшкәндә. - Без Яшел Үзән өчен мең ярым алмагач үсентесе сатып алдык. Көз көне дә эш дәвам итәчәк. Яшел Үзән исеме җисеменә туры килергә тиеш!
Тулы фоторепортаж: http://yashel-uzan.ru/the-news/item/10851-yashel-үzәn-gazetasyi-redaktsiyase-yanyinda-rayon-bashlyigyi-agach-utyirttyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X