Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашыбыз Гафиятуллина Бибизәйтүнә Ярулла кызы тарихы

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангангач бик күп кенә яшь кызларны Кайбыч районы Подберезье авылы янына окоп казырга җибәрәләр.

Каюм Насыйри исемендәге музей тәкъдим итә.
Сугыш вакытында тылда эшләгән хатын-кызларыбыз турында язмаларабызны дәвам итәбез.

Гафиятуллина Бибизәйтүнә Ярулла кызы 1924 нче елның 4 ноябрендә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туган. Әтисе Ярулла, әнисе Сәрвәр гаиләсендә дүрт кыз арасында иң олысы була Зәйтунә. 7 класс белем ала. Бик яшьли колхозда эшли башлый.

Сугыш яшь кызларны Кайбыч районы Подберезье авылы янына окоп казырга җибәрәләр. Шулай ук Зәйтүнәгә бу авыр хезмәткә барырга туры килә. Ул вакытта аңа нибары 16 яшь кенә була.

“Тирән окоп казыдык. Танк төшә ала, ә менүен менә алмый торган чокыр казытттылар. Тирә-юньдә сукмаган бодай, борчак, яшел уҗым җәелеп ята. Аягымда әти ямап биргән итек иде. Өстемдә әби бишмәте, кара-зәңгәр төстә. Зур мич иде тора торган квартирда. Мунча керттеләр. Барлыгы унике кеше идек, тезелешеп идәндә йокладык. Өч ай буе казыдык. Миңа әни Галләм абый артыннан күчтәнәчләр җибәргән. Бер кирпеч ипи,өч зур колотый шикәр, 30 сум акча. Ипине эретеп балта белән Гарәфтин абыйга кистердек. Кызлар белән җыелып ашадык” дип искә ала ул.

Иртә таңнан, кичке караңгыга кадәр көрәк белән җир казуы бер дә җиңел булмагандыр аларга. Уналтысы яңа тулган үсмерләр ничек түзгәннәрдер ул авырлыкларга, хәзер моны күз алдына да китерүе кыен. Әтиләре Ярулланы да Бөек Ватан сугышына алалар. Ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Өч сугышта катнашкан кеше ул, Берлинга кадәр барып җитә.

Зәйтүнәгә бик күп төрле авыр хезмәтләрдә эшләргә туры килә.“Руща” урманында утын кисәргә, Лаеш ягында, Мари урманнарында эшләргә туры килә яшь кызга. Землянкаларда кунып урман кисәләр. Тимер юл төзүдә катнаша, чуен юлында тачка белән балчык ташый.

Яшел Үзән шәһәрендә фанер заводында эшли башлый. Өч ел ремесленный училищеда тырышып укый. Укып бетергәч, Свердловскига эшкә җибәрәләр. Ләкин авыл үзенә тарта. Олы Ачасыр авылы егете Гафиятуллин Габбаз белән тормыш корып җибәрәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: ике ул, ике кыз. Балалары барысы да тормыш корып матур гына урнашалар.

Лаеклы ялга чыккач та һәрвакыт хәрәкәттә Зәйтүнә апа. Оныклар тәрбияләп үстерә, хуҗалык эшләрен башкара. Ә хәзер инде олыгайган көнендә килене Мәрзия тәрбиясендә яши. Ике кызы ял саен әниләре янына шәһәрдән кайтып йөриләр.
Зәйтүнә апа тырышып эшләгән хезмәтләре өчен хөкүмәтебез тарафыннан бик күп медальләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Зәйтүнә апа кебек сугыш чорында һәм сугыштан соң да армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X