Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы яшел үзәнлеләрне тәбрик итә

Кадерле яшел үзәнлеләр!

Сезне якынлашып килүче 2018 ел белән тәбрик итәм!
Безнең һәркайсыбыз өчен Яңа ел – аерым бәйрәм. Ул  могҗизалы, серле, күңел җылысы  белән сугарылган көн. Бу көннәрдә без шәфкатьле эшләр, күңелле чаралар көтеп, киләчәккә карыйбыз.
Елга  нәтиҗәләр ясап, ышаныч белән шуны әйтә  алабыз: узып баручы елны без лаеклы үткәрдек. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәребез һәм районыбыз үсешендә шактый уңышларга ирештек. Уңышларыбыз – киләчәкнең нигезе.
Узып баручы ел  Яшел Үзән өчен юбилей елы булды. 85 ел – шушы тарихның берәр битен сез дә яздыгыз. Елдан-ел шәһәр үсә, матурлана, яшәү өчен уңайлылана. Монда  сезнең дә өлешегез зур, кадерле  яшел үзәнлеләр. Алда – яңа эшләр, Яшел Үзән елъязмасының  яңа битләре.
Кадерле якташлар, сезне чын йөрәгемнән якынлашып килүче  Яңа ел белән  котлыйсым һәм нык сәламәтлек, бәхет, муллык телисем килә. Йортыгызда һәрвакыт шатлыклы авазлар яңгырап торсын, тапкан малыгыз бәрәкәтле булсын, башлаган эшегезгә уңыш елмайсын. Тынычлык, мәхәббәт телим!

Александр Тыгин,
Яшел Үзән  муниципаль район  башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район поздравление главы района с новым годом