Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр егет күңеле белән солдат!

Язны һәммәбез дә зарыгып көтеп алабыз, дип уйлаучылар ялгыша. Аның килмәвен теләүчеләр дә бар арабызда. Алар - 18 яшен тутырган уллары булган аналар.

1 апрельдә илебез буенча армиягә язгы чакыру старт алды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бер ел гомеремне хезмәткә багышларгамы-юкмы, дигән уй күпләрне борчый. Бәлки кемдер әле генә яхшы эшкә урнашкандыр, йә булмаса хыялында йөрткән кызны очраткандыр, ә монда горизонтта кирза итек белән камуфляж кул изи. Нишләргә? Качып калыргамы, әллә барыргамы? Моны һәркем үзе хәл итә. Әгәр дә хезмәт итәсегез килми икән, калыр өчен законлы сәбәп табарга тырышыгыз. Чакырылыштан качкан өчен сезне 200 мең сум күләмендә штраф, 3 айдан 6 айга кадәр арест, 2 елга кадәр ирегеңнән мәхрүм итү кебек җәза төрләре көтә. Күпчелек егетләрнең срокны кичектерү өчен легаль нигезе бар. Синдә юкмы? Закон белән проблемалар килеп чыкмасын дисәң, хезмәт итеп кайтуың хәерле.
2017 елның 1 гыйнварыннан кертелгән яңалык: «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24 маддәсе үзгәртелде. Хәзер, ничә яшендә булуына карамастан, урта һөнәри белем алучы студентларга армиягә баруны кичектерергә мөмкин. Быелга шул. Узган еллардагы яңарышларны да исегезгә төшерәбез: армиягә мобиль телефон алып, аны билгеләнгән вакытта кулланырга була, увольнение вакытында «гражданский» киемнән йөрү рөхсәт ителә, солдат-срочникларга көндезге ял - «тихий час» тиеш, хезмәт итәргә туган регионыгыздагы хәрби частькә өстенлек бирелә, югары белемле, фән белән шөгыльләнүчеләрне аерым роталарга җыю бара, чакырылу буенча 1 ел, контракт нигезендә 2 ел хезмәт итәргә мөмкин. Вакыт-вакыт, хезмәт итү срогын 1,8 яки 2 елга кадәр арттырачаклар икән дигән сүзләр йөри, бу дөрес түгел.
Күптән түгел хәрби комиссариатта, рәисе Александр Тыгин булган Яшел Үзән чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы булды. Анда 35 призывник катнашты. Ватан каршында бурычларын үтәргә егетләр үз теләкләре белән бара һәм һәркайсының үз максаты. Берсе - эшсезлектән туйган, икенчесе - бераз спортка тартылып, ябыгып кайтмакчы, өченчесенең гаиләсендә хезмәт итмәгән бер ир заты юк - мин дә алардан ким түгел дип, дүртенчеләре - барыбер барырга кирәк, мин дә бармагач, кем генә барсын икән, дигән уйлар белән.
- Егетләр кайда хезмәт итәчәкләрен алдан белеп торалар. Яшел Үзәннән китүчеләрнең өчтән бер өлеше Хәрби диңгез флотына эләгә. Кайсыдыр өлеше, Коркачыдагы парошют мәктәбен узучылар, шулай ук үз юнәлешләре буенча хезмәт итәрләр, мөгаен. Быел 178 призывник исәпләнә. Беренче җибәрелеш - 19 апрельдә булачак, - диде Яшел Үзән хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Дмитрий Багрянский.
Егетләргә исән-сау гаиләләренә кайтырга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев