Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прокуратура суд карары белән риза түгел

Яшел Үзән суды үтерү өчен гаепләнгән Кристина Тимофеевага хөкем карары чыгарган.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сүзләренә караганда, Тимофеева үз гаебен өлешчә генә таныган. Бу хәл узган елның июнь аенда була. Тимофеева К.Маркс урамында яшәүче әнисенең законсыз ире белән бәхәскә кереп, аның күкрәгенә пычак кадый. Пычак ирнең йөрәгенә, үпкәсенең бер өлешенә үтеп керә. Зыян күрүче бик күп кан югалта. Алган җәрәхәтләреннән ирнең гомере өзелә.
Суд хөкем карары чыгарган вакытта гаепләнүченең тәрбиясендә балигъ булмаган өч баласы, йөкле булуын, зыян күрүченең үзенең тәртипсезлеген, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелүне исәпкә ала. Нәтиҗәдә суд аны ирегеннән 5 елга мәхрүм итү турында карар чыгара. РФ Җинаятьләр Кодексының 82нче маддәсе нигезендә билгеләнгән хөкем карары гаепләнүче хатынның баласы ундүрт яшькә җиткәнче кичектерелә.
Яшел Үзән прокуратурасы, суд позициясе белән ризалашмыйча, Татарстан Республикасы Югары судына суд карарын үзгәртүне һәм Тимофееваны ирегеннән реаль мәхрүм итүне сорап, апелляция представлениесе белән мөрәҗәгать итә. Мотив итеп түбәндәгеләр алына: Тимофеева җинаятьне исерек килеш кылган, элек административ җаваплылыкка тартылган, опиоидлар кабул итү диагнозы белән наркологта исәптә тора һәм гаебен өлешчә генә таныган.
Югары суд нинди карар чыгарыр, әлегә билгесез. Шулай да, мондый ана тәрбияләгән балалардан ни көтәргә була? Һәм ул тагын исерек баштан шундый гамәл кылмас дип ышанып булмый. Өстәвенә, аны иректә калдырудан файдага караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев