Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент булырга хыялланган Яшел Үзән егете

Тимерхан Шәйхетдиновны без инде күптәннән беләбез. Район һәм шәһәр күләмендә уздырылучы конференцияләр, төрле уку-бәйгеләрнең берсе дә аннан башка узмый. Ә бүгенге көндә Тимерхан нинди эшләр белән мәшгуль икән дигән сорау безне кабат очраштырды.

Таныш булыгыз: Тимерхан Шәйхетдинов 16нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы. Инде ике ел дәвамында ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Яшел Үзән районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе. Шулай ук ТР балалар оешмалары рәисенең районнар белән эшләү буенча урынбасары. – Укудан тыш иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәм. 2016 елда үземнең фикердәшләрем белән 16нчы мәктәптә «Сәләт – Яшел Үзән» клубын ачтык. Клуб эшчәнлегенең төп юнәлеше – интеллектуаль тәрбия. Мәктәпләр белән төрле очрашулар уздырырга безгә мәгариф идарәсе дә нык ярдәм итә. Эшчәнлегебез бүләксез калмады, «Сәмрух – 2016 ел» премиясендә катнашып, лауреат булдык. Быел да җиңүгә өметләнәбез. Шулай ук шәһәр һәм район күләмендә балалар хәрәкәте белән шөгыльләнәм, шәһәр укучылар советы рәисе буламын. Узган ел Яшел Үзән районының яшь гражданнар форумын оештыр дык. Оештыручысы ТР балалар оешмалары советы иде. Форумда район һәм шәһәрнең төрле мәктәпләреннән җыелган балалар ун юнәлеш буенча проектлар төзеде. Экологик, патриотик тәрбия, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар. Аларның идеяләре буенча резолюция төзедек. Район башкарма комитеты белән берлектә шул резолюцияне чынга ашыру белән шөгыльләнәбез. Аллаһ боерса февраль-март айларында Яшел Үзән районының яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмаларының зур җыенын үткәрәчәкбез. Борчыган проблемалар күтәреләчәк, аларга нинди ярдәм кирәклеге турында сүз барачак. 
– Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүең, әлбәттә, мактауга лаеклы. Тик монда үзеннән-үзе бер сорау туа, X сыйныф укучысының укуга вакыты каламы?
– I сыйныфтан ук гел «5»ле билгеләренә генә укыйм. Әле күптән түгел татар теле буенча респуб лика күләм олимпиададан кайттым, инде өченче ел рәттән призер булдым. Гомумән узган ел төрле чараларга бай булды. «XXI гасыр лидеры» Россия күләм бәйгесендә призер булдым, бу казаныш минем өчен аеруча әһәмиятле. Татарстан данын яклавым күп мөмкинлекләр ачты, республика күләмендә балалар өчен чаралар оештыруда актив катнашам. Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты да әле мин. Тырышканда барысына да өлгерергә була, минемчә. Теләк кенә булсын. 
– Шәһәр мохитендә үскән, тәрбияләнгән егетнең шулай татар телендә камил, чиста итеп, бер рус сүзе дә кыстыр мый сөйләшүнең сере бармы?
– Өч яшьтә балалар бакчасына киткәч, мин дә башкалар кебек рус теленә бик җиңел кереп киткәнмен, тик авыргач, мине балалар бакчасыннан алдылар. Һәм әбием Нурания тәрбиясендә үстем. Шулай да телем камил түгел иде, татар мәктәбенә килдем һәм V сыйныфтан татар теле һәм әдәбиятын Рөстәм Сәйфетдинов укыта башлагач, аның ярдәме белән үз өстемдә ныклап шөгыльләнә башладым. Бүген дә үз телемне үстерүдә тырышам. 
– Киләчәктә үзеңне кем буларак күрәсең?

Тулырак язманы газетаның җомга саныннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тимерхан Шайхутдинов активист