Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә алдан чыгарга мөмкин булачак

Киләсе елда кайбер категориядәге гражданнар иминият пенсиясен билгеләнгән сроктан алда рәсмиләштерә алачак.

Бу яңалык гражданнарның кайбер категорияләренә, беренче чиратта, зарарлы производствода һәм авыр хезмәт шартларында, шулай ук куркыныч предприятиеләрдә эшләүчеләргә кагыла. Ягъни, машина төзелеше, химия һәм металлургия предприятиеләре һәм тау сәнәгате хезмәткәрләре пенсиягә чыга ала.

Шулай ук, андыйлар исәбенә мөһим социаль өлкә хезмәткәрләре, аерым алганда, төрле уку йортлары педагоглары, медицина хезмәткәрләре, артистлар да керә.
Бу исемлеккә күп балалы аналар да кушылачак, ләкин монда балалар саны, шулай ук ерак төньяк районнарында эшләүче гражданнар һәм инвалидлар исәпкә алыначак.

Хәзерге вакытта пенсионерлар, еш кына, эшләргә мәҗбүр. Әлбәттә, кайберәүләрне вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге сөендерәчәк, ләкин, шул ук вакытта, алар хезмәт эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Беренче чиратта бу укытучыларга кагыла. Статистика буенча, алар пенсиягә чыккач та эшләүләрен дәвам итә, чөнки пенсия түләүләренә генә яшәү мөмкин түгел.

Сораштырулар күрсәткәнчә, педагогларның 85 проценттан артыгы пенсияләрен рәсмиләштергәннән соң да эшләүләрен дәвам итәргә һәм гадәти эш урынында калырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X