Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерлар күбәя, ә пенсия күләме кими

Пенсия темасы барыбызга да кагыла һәм барыбызны да кызыксындыра. Эшләүчесен дә, эшләмәүчесен дә. Шуңа күрә бу өлкәдә законнар да еш үзгәреп тора. Бер Яшел Үзәндә генә дә 51 меңнән артык кешегә Пенсия фонды пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр бирә. Бу сан үзе үк пенсия фонды аша түләүләренең районда һәр өченче...

- Пенсионерлар өчен страховой пенсияләрне индексацияләүне факттагы инфляция дәрәҗәсенә кайтару турындагы карар 2017 елда төп яңалык булды, - дип сөйли Яшел Үзән Пенсия фонды җитәкчесе Алексей Сабурский. - Яшел Үзән халкын пенсияләр һәм социаль пособиеләр белән тәэмин итү буенча бөтен чараларны да үтәдек.
51 296 яшел үзәнлегә пенсия һәм пособиеләрне тоткарлыксыз түләдек. 2016 елда 2023 кеше пенсияләренә федераль өстәмә алды. Өстәмәләрнең уртача күләме 1212 сум 20 тиен тәшкил итте. Быел да бу эш Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумына ярашлы дәвам итәчәк. Страховательләр буенча бурычларны киметү чаралары комплексы үтәлде. Бу очракта без суд приставлары белән актив эшләдек. Идарә ясаган актуар исәпләүләргә караганда, Яшел Үзәндә пенсия алучылар санының арту тенденциясе дәвам итә. Һичшиксез, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү дәүләт сәясәтенең нигезе һәм районның социаль тотрыклылыгы булса да, шул фактны констатацияләргә кирәк, яңа билгеләнүче пенсияләр күләме Яшел Үзәндә уртача пенсия күләменнән кимрәк. Шуңа күрә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең бу проблемага игътибар итүләре сорала, чөнки булачак пенсия хезмәт хакының күләменә турыдан-туры бәйле.
Алексей Сабурский билгеләвенчә, 2016 елда, мораторийлар дәвам ителүгә карамастан, 34 меңнән артык яшел үзәнленең шәхси исәп-хисабында пенсия тупланмалары бар. Кыскасы, аларның күбесе үзләренең киләчәк пенсияләрен булдыруда актив катнашкан. 10 меңнән артык пенсионерга пенсия тупланмалары түләнгән.
Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе ана капиталын түләү буенча да актив эшли. Баласы булган гаиләләргә өстәмә ярдәм турында федераль закон гамәлгә ашырыла башлаганнан алып Яшел Үзәндә 6 меңнән артык гаилә ярдәмне алган. Шуларның 94 проценты аны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән. Ә ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган түләүдән Яшел Үзәндә 3 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталының күләме - 453 026 сум.
2016 елда Пенсия фонды идарәсенә үз хокукларын гамәлгә ашыру өчен 48 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
- Идарә дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтү механизмын үстерү буенча эшне дәвам итә, - дип аңлата идарә җитәкчесе. - 2016 елда пенсияләрне һәм пособиеләрне билгеләү буенча гаризаларның 31 проценты, ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган түләүләр буенча гаризаларның
53 проценты шәхси кабинет аша электрон формада бирелде. Хәзер электрон документ әйләнешен гамәлгә ашыру эше дә дәвам итә. Шәһәрдә картлык буенча страховой пенсияләр эшләүче гражданнарга электрон формада билгеләнә. Болардан тыш, идарә 2017 елның февраленнән пенсия документациясен электрон формада алып бару һәм саклау буенча пилот проектын гамәлгә ашыра башлады. Рес­публикада хәзер шулай 8 территориаль һәм 3 районара идарә эшли. Бүген ТР буенча ПФР бүлеге ЕСИА (бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) күрсәтүче бердәнбер федераль дәүләт органы. Шуңа бәйле рәвештә без үзебезнең алга шәһәр һәм район халкын ЕСИА системасында аларны шәхси кабинетка тоташтыру юлы белән теркәү кебек амбициоз бурыч куябыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев