Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парланучы тәрәзәләргә «юк!» дибез

Конденсат: фатирларда парланучы тәрәзәләрнең сәбәбен юк итәбез

Фатирдагы яңа пластик тәрәзәләрнең парлануы һәр хуҗа өчен җитди проблемага әверелә. Әлеге мәсьәлә салкыннар җитү белән биг­рәк тә актуальләшә. «Вот такие окна!» компаниясе сезгә мондый күңелсез күренештән котылу серләрен ача.
Тәрәзәләрнең парлануы - алар түбән сыйфатлы дигән сүз түгел. Эш шунда, плас­тик тәрәзәләр урнаш­тыру белән бүлмәдә микроклимат һәм газ алмашынуы тамырдан үзгәрә: дым һәм углекислый газ вентиляция җиһазлары ярдәмендә тулысынча юк ителми. Чык ноктасы (конденсат барлыкка килүче температура) бүлмәдәге дымлылык күрсәткеченнән тора. Дым күп булган саен тәрәзәләргә шулкадәр тизрәк «чык төшә». Әлеге проблеманы чишү мәсьәләсе үз эченә өч пунктны ала: тәрәзә тирәсен җылылык белән тәэмин итәргә, дымлылыкның гомуми күләмен киметергә һәм бүлмәдә тулысынча һава алмашынуын оештырырга кирәк.
Тәрәзә тирәсендә температураны күтәрү өчен барлык җылыту системасына ревизия ясарга кирәк. Фатир автономияле җылыту системасы белән җиһазландырылганда җайлырак - парланучы тәрәзә астындагы радиатор краннарын дөрес итеп көйләү дә җитә. Әгәр дә җылыту үзәкләштерелгән икән, радиаторларны чистарту, җайлаучы арматура урнаштыру, тәрәзә астында секцияләрне арттыру, нәтиҗәлерәк радиаторга алыштыру һәм өстәмә җылылык вентиляторы урнаштыру таләп ителә. Шулай да булуы бар: бүлмәдә ярыйсы гына җылы да, тик тәрәзәләр барыбер парлана. Мондый очракта, калын тәрәзә пәрдәләрен салдырып, җиңелрәкләрен эләргә яки тәрәзәгә өрүче җылы һавага тоткарлык тудыручы киң тәрәзә төбен тарына алыштырырга кирәк.
Бүлмәдәге дымлылыкны шулай ук берничә юл белән киметергә мөмкин. Аларның иң гадие - торакны даими җилләндереп тору. Урамда дымлырак булганда да, бу ысул барыбер нәтиҗә бирәчәк. Кыш көне, артык акча чыгармый гына бүлмәләрне җилләндереп, дымлылыкны 15 процентка киметеп була. Тик бик суыкларда болай итү гаилә әгъзалары өчен уңайсызлык кына түгел, куркыныч тудыруы да бар. Шуңа күрә дымлылыкны киметүнең тагын бер юлы - һава суырту вентиляциясен булдыру. Моның өчен кушылдык клапаннары (приточный клапан) урнаштырырга һәм һава суыру эшен җайларга кирәк.
Иң төп мәсьәләләрнең берсе булып, бүлмәдә һава циркуляциясе тора. Беренчедән, һава суыру системасының төзеклеген иң гади ысул белән тикшерү мәслихәт: бер тәрәзәне ачып, вентиляциянең тарту тишегенә кәгазь бите куярга, әгәр дә һава агымы кәгазьне рәшәткәгә беркетеп тотса, димәк, система төзек эшли. Шулай ук, бүлмәара ишекләрнең вентиляция ярыкларын да тикшерергә кирәк, аеруча кухня, ванна һәм бәдрәф ишекләренә игътибар итегез. Идән белән ишек арасында 1,2-1,5 см ара булырга тиеш һәм аның тартуы фатирдагы барлык бүлмәләрдә дә атмосфераны тигезләүгә тәэсир итә. Һава алмашынуга озын һәм калын пәрдәләр, чәчәкләр белән тутырылган тәрәзә төпләре, радиаторга якын куелган мебель һ.б. да комачаулый. Шулай ук, алда язып үткән кушылдык клапаннар да ярдәм итә - аларны урнаштырганнан соң сез бүлмәгә кергән һава күләмен көйләү мөмкинлеген булдырасыз һәм нәтиҗәдә фатирда атмосфераны контрольдә тотасыз.
Болардан тыш, пластик тәрәзәләргә заказ биргәндә, «чык» барлыкка килүдән коткарырлык берничә кагый­дәне исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, стеклопакетның калынлыгын дөрес сайлау. Калынлыкның җитеп бетмәве һәм герметиканың булмавы, шулай ук конденсат җыелуга сәбәп. Тәрәзә төбенең дә таррагы әйбәтрәк, андые тәрәзәгә чыгучы җылылыкка комачауламый. Һәм иң мөһиме - пластик тәрәзәләрне монтажлаганда барлык таләпләрнең үтәлүе.
Фото: http://dommaster64.ru/poleznyye-sovety-1/article_post/plastikovyye-okna

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X