Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ошамаган товарны алмаштырып була

Хәзер кибетләрдә товар күп, өелеп ята. Әмма кирәклесен эзли башласаң, ничек сайларга белми аптырап каласың.

Кием сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә, сыйфатсызын алганда нишләргә һәм башкалар турында аңлатуны сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекция­сенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Иң беренче чиратта, товарның маркировкасына, җитештерүчесенә игътибар итәргә кирәк, - дип аңлата Флера Гаязетдинова. - Маркировка өчен кием төренең нинди булуына карап товар ярлыгы, товар билгесе күрсәтелгән тасма, тамга һәм контроль тасма кулланылырга мөмкин.
Шуңа да игътибар итегез: киемнәрнең Халыкара маркировкасы Россиянекеннән аерыла.
Товарны алмаштырып буламы?
- Кулланучылар хокукын яклау турындагы Россия законына ярашлы рәвештә кулланучы товарны сатып алынган урында формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры яисә комплектациясе буенча туры килмәсә, аны икенче товарга алмаштыра ала. Әмма эчке киемнәр һәм оек- оекбашлар гына искәрмә булып тора. Товарны кулланучы аны сатып алган көннән алып 14 көн эчендә алмаштыра ала. Әмма товар кулланылмаган, пломбасы, фабрика ярлыгы, касса чегы сакланган булырга тиеш. Әгәр дә кулланучы мөрәҗәгать иткән көнне алмаштырырлык товар булмаса, сатып алучы акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Акча мөрәҗәгать иткән көннән алып өч көн эчендә кайтарып бирелә.
Кием сату үзенчәлекләре
- Трикотаж әйберләр, тегелгән товарлар (кием-салым, эчке киемнәр, баш киемнәре), мех әйберләр сәүдә залына куелганчы әзерлек узарга -үтүкләнергә, чистартылырга, кирәге булса, вак-төяк ремонт ясалырга, сортировкаланырга һәм сыйфаты тикшерелергә, информациясе булырга тиеш. Сатучы сатып алучыга кием-салымны киеп карау өчен урынын да булдыр. Сатып алучыга товар белән бергә сату вакыты, артикулы, товарның бәясе, сатучының имзасы куелган товар чегы бирелә.
Киемдә кимчелекләр табылса, сатып алучыга нишләргә?
- Сатучыга язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъва ике нөсхәдә булырга тиеш. Дәгъваны хат итеп уведомление белән дә җибәрергә була. Кулланучы таләпләрен үтәү срок­лары да билгеләнгән. Әйтик, әгәр дә товар бәясен киметү, чыгымнарны каплау, түләгән бәяне кире кайтару таләп ителгән икән, бу дәгъва 10 көн эчендә канәгатьләндерелә. Товар алмаштыруга - 7 көн, ә өстәмә тикшерү узлдыруга - 20 көн, җитешсезлекләрне бетерүгә - 45 көн.
Сатып алучылар белергә тиеш
ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан территориясендә сезонлы товарларга гарантия сроклары билгеләнгән:
Кышкы ассортимент өчен:
16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
Язгы ассортимент өчен:
16 марттан 15 майга кадәр;
Җәйге ассортимент өчен:
16 майдан 31 августка кадәр;
Көзге ассортимент өчен:
1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.
Кулланучылар хокукын яклау буенча консультация­ләрне этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына, кулланучылар хокукын яклауга дәүләт контролен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясендә алырга була.
Яшел Үзән территориаль бүлегенең телефоны: (84371) 4-58-78.
Сайты: http://gosalkogol.tatar.ru:http://tatzpp.ru

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X