Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Шырданда яшәүче Рәмзия Җиһаншинага багышлана (укучыбыз иҗатыннан бер тәлгәш)

Олы Шырданда яшәүче кадерле әнием Рәмзия Гарифуллинага багышлыйм.

Нигә, әни, нигә моңаясың?

Нигә , әни, моңаясың,

Без бар әле синең яныңда.

Өч балаңның игелеген күреп,

Яшә әле, яшә, тагын да.

Әни, бәгырем, моңайма әле,

Без өч балаң синең яныңда.

Бергә-бергә матур тормыш юлын

Үткәрербез барын-барын да.

Моңайма, син, әни, һич картайма,

Йөзләреңдә нурлар балкысын.

Без кайтуга пешерәсең

Ризыкларның бары татлысын.

Әни диеп дәшү үзе бәхет,

Әни диеп әйтер кеше бар.

Һәрчак сиңа сәламәтлек телим,

Гомер сорыйм сиңа Ходайдан.

Люция Хәсәнгалиева.

Олы Шырдан - Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X