Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасыр халкы АТИлыларны каршы алырга әзер

310 хуҗалыгы булган Олы Ачасырның зират территориясе кечкенә түгел. Шуңа да май башында өмә ике көн дәвамында узып, авыл халкы активлык күрсәткән. Изге урын бик күп корыган агачлардан чистартылган.

Чәршәмбе, шимбә өмәләре дәвам итә. Мәктәп укучылары тарафыннан ял итү урыны булып саналган җәйге бакча да матурланган. Авыл җирлеге буенча төзелгән махсус комиссия урамнарда йөреп, капка төпләренең торышын карый. Шакшы суны урамга чыгарып түгүчеләр дә юк түгел. Аларга кисәтү ясала, ә инде май ахырында админис­тратив комиссия әгъзалары тикшереп, капка төпләрендә төзелеш материал­лары аунап яткан, тәртипкә китерелмәгән хуҗалыкларга штраф салачак. Берәүнең дә артык акчасы юк. Мондый күңелсез хәлгә юлыкмыйм дисәң, кулга себерке алып, җыештыруың хәерле. Үзеңә дә, урамнан узып киткән авылдашларыңа да күңелле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев