Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якедән Гөлүсә: “Кайсыгызның кулы җылы?”

Октябрьнең бер кичендә Олы Яке мәдәният йортында Сәйфетдинов Камил Айдар улына дәвалану өчен ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты уздырылды.

“Тормышка өмет белән” дип исемләнгән әлеге чарада Айгөл Бариева, Нияз Сафиуллин, Айдар Сәрваров һәм башка яшь артистлар катнашты. Шәһәр артистларының сәхнәдә әйткән: “Кечкенә Камилебез, киләсе елларда без концерт белән кайтканда, шушы сәхнәдә йөгереп йөрсә иде”, - дигән сүзләре Аллаһ Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килсә иде. Зал тутырып килгән халыкны күргәннән соң, шәфкатьлелек җир йөзендә бар һәм халыкның күңелендә изгелек яши дигән нәтиҗә ясарга мөмкин иде. 

Ике яшьлек Камилнең киләчәге өметле. Ул да, иң беренче тапкыр күзләрен ачып, аваз салганда, “Яшәр өчен килдем” дигәндер! Бүген исә ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Казан табиблары Камилне аякка бастырырга була дип әйтә. Әлегә моның өчен бик озак вакыт (7 айдан артык) тернәкләндерү курсларын узарга кирәк. Дәвалануның бер көне генә дә 3500 сум тора. Газета укучылар арасында да язмам герое язмышына битараф калмаучылар табылыр, бәлки.

 

Гөлүсә Зарипова,

Олы Яке

 

Балага ярдәм итәргә теләүчеләр булса, “Яшел Үзән”нең бүгенге санын ачып укый һәм  язмада күрсәтелгән юл белән ярдәм итә аласыз.

Фото

http://blago.katren.ru сайтыннан  алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: