Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ныграк яшергән саен тизрәк тотылуыңны онытма

Хокук саклау органнары наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел гамәлләрне тыеп, ачыклап, кисәтеп һәм җәза биреп торса да, бу тыелган матдәне сатучылар да, алучылар да яшерен юлларын эзләп табып, кыңгыр эшләрен дәвам итә.

Әмма никадәр генә яшерсәләр дә, тайниклар уйлап табып, онлайн эш итсәләр дә мондый гамәл сизелмичә кала алмый. Берсенең койрыгы эләгә икән, тулы бер төркем фаш ителә. Ә җәза сатучысына да, сатып алучысына да, саклау­чысына да, кулланучыга да бирелә. Үземә куллану өчен дип тә котылып булмый. Япь-яшь кешеләр  шулай итеп, үзләренә-үзләре чокыр казый, күпмесенең гомере рәшәткә артында уза, күпмесенең гомере кыс­кара. Юкка бу матдәне «ак үлем», «үлем чыганагы» дип атамыйлар бит инде. Синтетик юл белән ясалганнары кешене бигрәк тә тиз «юкка чыгара». Бер-ике кулландыңмы, син – «зависимый», аннан башка тора алмыйсың, чираттагы дозаны табар өчен җинаятьчел юлга басарга әзерсең. Наркомания ул чир, шуңа күрә бу чирдән сакланырга, аны якын-тирәңә якын китермәскә кирәк. Ялгыш кына  китердеңме, беттең, баттың дигән сүз. Менә шулай ике яшь яшел үзәнле наркотик кулланабыз дип,  җинаятьчел төркемгә ничек кереп киткәннәрен үзләре дә сизмичә калган.

Тулырак язма газетаның җомга санында.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X