Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нурия – үзенең яктылыгын башкаларга таратучы да

Яшел Үзән психоневрология диспансерында эшләүче Нурия ханым Садыйкова турында юк-юк та газета битләрендә язмалар чыгып тора. Юк, аның үзе турында түгел ( аның турында да республика массакүләм мәгълүмат чаралары еш яза), ул уздырган чаралар, аның тырышлыгы, көче белән булдырылган эшләр турында.

Бирегә, әле монда картлар һәм инвалидлар йорты эшләгәндә, сыңар канатына улын утырткан килеш килеп керде ул. Әй, авыр еллар... Картлар йортының да начар даны районга гына түгел, республикага да таралып өлгергән вакытлар иде бит. Биредә яшәүче Миңҗамал апа кебек ак яулыклы әбиләр, сугыш ветераны Васил абый кебек өлкәннәрнең соры көннәрен күреп, аларның күңелен ничек тә җылыту, көннәрен яктыртуны максат итеп куя. Китапханәнең иркен бүлмәсендә дә эшли, картлар йортында әдәби-мәдәни, музыкаль чаралар да әзерли. Шул ук вакытта хуҗалык эшләрендә дә актив катнаша. Интернатның ярдәмче хуҗалыгында физик хезмәт тә куркытмый аны - авыл кызы бит.
Ул еллар артта калды инде, биредә җитәкчеләр дә, ел фасылы кебек, алмашынып кына торды. Ә Нурия ханым менә инде өч дистә ел гел бер урында. Кем әйткәндәй, барсына да ярый белүдән түгел, эшен намуслы, җиренә җиткереп эшли белүдән береккән ул үз урынына.
Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Әкрам кызы авыру кешеләр белән эшли. Ә аларның китапка тартылуын, төрле музыкаль чараларда ничек катнашуын, без, журналистлар, һәр чарада ачык күрәбез. Башка кешеләр йөзләрен читкә борганда, ул, хезмәттәшләре белән бергә, шушы кешеләрнең тормышын тагын да яхшырту, сыйфатлырак итү өчен кулыннан килгәннең, ә кайвакыт килмәгәнен дә эшләргә тырыша. Рәсми затлар «юк!» дисә, «таныш-белешлек»не эшкә җигә, әмма эшне башкарып чыга. Диспансерга хәйриячеләрне җәлеп итүгә зур өлеш кертә, дини оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә.
Бу көннәрдә ире Сәгыйть белән икесенә генә артык зур кебек тоелган болын кадәр өйдә күңелле мәшәкатьләр. Мәскәүдән - улы Зөлфәтләр, Казаннан кызы Наилә кайтып төште. Кайдадыр ресторанда уздырылган юбилейлар түгел, өйдәгесе, менә шулай, гаилә бергә җыелган вакытта, чәй табыны артында уздырылганыннан да күңеллесе юк.
Нурия. Әтисе Әкрам абый белән әнисе Фатыйма апа бигрәк белеп кушканнар аңа бу исемне! Үзе нурга ия булса да, башкаларга да тарата ул аны.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев