Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта яңа мәдәният учагы кабынды

Ниһаять, Норлат авылы халкы өчен дә бу көн килеп җитте. Әле кайчан гына мәдәният йорты авария хәлендә, ябылырга мөмкин дип язып газета укучыларны борчуга салган идем. Ничек инде Норлат кадәрле зур авыл клубсыз яшәсен! Башка сыймый торган хәл бит бу. Сүзе күп булды, әмма, норлатлылар, мәдәният йорты юк дип уфтанмады. Киресенчә, ничек итеп күңелле яшәүләрен, җыр-моңга гашыйк булуларын исбатлап кына торды. Урамда булсынмы ул, мәктәп бинасындамы, әллә башка җирдәме, һәр бәйрәм оешкан төстә узды.

Авырлыклар артта калды, бүген исә Норлат авылында тагын бер өр-яңа объект барлыкка килде. 2012 елда республикада «Авыл клублары» программасы эшли башлаган иде. Аның нигезендә Карамалы Тау, Олы Яке, Карагуҗа, Бакырчы һәм  менә Норлат авылы клублы булды. Авылның уртасында, элеккеге клуб янәшәсендә мәһабәт бина апрель ахырында төзелә башлаган иде. Әйе, эш барышында төзүчеләр дә, җитәкчеләр дә авырлыклар белән очрашмады түгел. Әмма бүген ул проблемалар инде артта калды һәм авыл халкы бары тик мәдәният йортының якты, матур киләчәгенә өметләнә. Тарихи вакыйгага тиң булган клуб ачылышы тантанасын да зарыгып көтеп алдылар.
– 2017 норлатлылар  өчен уңышлы ел. Дәваханә, авыл җирлеге бинасы, чишмәләр төзекләндерелде. Юллар тигезләнде һәм яктыртылды. Шушы нурлы мәдәният йорты да буш тормасын, рәхәтләнеп ял итегез, күңел ачыгыз, – дип бәйрәм сәламнәрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. Ул исә клуб директоры Наил Һаруновка ТР Президенты исеменнән, тавыш көчәйткеч аппаратура алу өчен, сертификат тапшырды.  Наил яшь, сәләтле егет – эшләргә мәйдан да булды. Эшләрендә уңышлар телибез.
«КАЗСТРОЙСЕРВИС» ширкәте генераль директоры Айрат Котдүсов та норлатлыларны бәйрәм белән котлап, «Эш барышында төрле чак булды, шуңа да без бүген шушы бинаны горурлык хисләре кичереп ачабыз», – диде һәм символик ачкычны директор Наил Һаруновка тапшырды.  
Яңа бинаны ачу тантанасында авылның «Хәмзә» мәчете имам-хатибы Илшат Гайнетдинов хәер догасын укып, изге теләкләрен юллады. Кызыл тасманы кискәннән соң, тизрәк яңа мәдәният йортын күрү теләге белән, бар халык бинага керергә ашыкты. Бу көнне һәркемне милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм моңлы гармун тавышына кушылып җырлаучы Олы Шырдан артистлары каршы алды. Бер мизгелдә 300 урынлык тамаша залы шыгрым тулды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисты ИлСаф кайткан иде. «Кара әле, бушка булгач, ничек зал тутырып килгәнсез», – дип артистның шаяртып эндәшүенә зал бердәм булып: «Юк, түләүле булса да, концертларга йөрибез», – дип җавап кайтарды. Килмиме соң инде, авылда клуб булмауны һәркем үзендә яхшы сизде. Күпләр инде концерт-спектакльләргә күрше авылга йөрергә өйрәнде.
– Бүген безнең өчен зур бәйрәм, бу көнне зарыгып, шатланып көттек. Исәнлек булсын, биредә узачак һәр чарага йөрергә исәп, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлфия Сабитова.
– Ышанмаган да идек, шушындый матур бина калкып чыгар дип. Концертларга чын мәгънәсендә сусадык инде. Төзүчеләргә, шушы зур эшне башкаруда катнашкан һәркемгә рәхмәт, – ди Флера Габдерәхимова.
Якты, заманча, уңайлы мәдәният йортында инде хәзер рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкинлек бар. Биредә төрле түгәрәкләр үз эшен дәвам итәчәк. Һәм ул балаларыбызны, яшьләребезне тәрбияләүдә рухи, әхлакый, мәдәни үзәк булып торыр. Өлкән буын да биредә үзенә кызыклы, мавыктыргыч, ә иң мөһиме күңеленә ятышлы шөгыль табар дип ышанасы килә. Гомумән, яңа мәдәният йорты территориясе киләчәктә Норлатның йөзек кашына әверелерлек ял итү урыны һәм парк булачак.

Рөстәм Сафиуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X