Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта мираж-йортлар бар

Норлат авылында шундый йортлар бар икән, аларда кеше яши дә, яшәми дә. Акча җыйганда – бар, хокуклар таләп иткәндә –юк. Кайберләре, генераль план дөрес эшләнмәү аркасында, һавада «эленеп тора».

Менә шундый йортларның берсендә яши Илсөяр Шәрәфиева гаиләсе. Норлатның дәваханә янында Ленин урамындагы 25 б йортын йорт дип атап та булмый, авылны ямьсезләп торган бер барак шунда. Илсөяр белән Наил, вакытлыча яшәп торырга дип бирелгән йортта 22 ел яшиләр инде. Шушы баракта ике балалары туа, гомернең яртысы диярлек монда үтә. 
1996 елдан бирле авария хәлендәге йорттан күчерү өчен елга икешәр тапкыр авыл җирлегенә гариза яза алар. Әмма гаризаларын исәпкә-санга алган кеше күренми – йорт авылда юк дип исәпләнә. Менә шулай, гайре гаҗәп хәлләр бар дөньяларда: прописка – бар, йорт – юк. Мондый хәлне ишетеп, район башлыгы Александр Тыгин да гаҗәпләнде. Пропискада булган кешеләрне чиратка куярга тиешләр, диде ул. 
Бу йортның тарихы бик катлаулы. Кемнәр аны юкка чыгарган? Соңгы елларда авыл башлыклары, дәваханәнең баш табиблары алмашынып торды. Хәзер аның очына чыгарга тырышучылар, ә бәлки теләүчеләр, юк. «Без инде Шәймиевкә кадәр мөрәҗәгать иттек, әмма ярдәм итәргә теләүче күренми!» – ди Илсөяр ханым. Җыенда да күз яшьләрен тыя алмады ул. Гомумән, бу ханымны тыңлап торсаң, таш бәгырьле кешеләр генә ярдәм итәргә алынмас. 22 елдан бирле җимерек йортта көн күрүе генә җитмәгән, армиядән исән-имин кайтып ике ай да тормаган улы авариядә үлгән, ире авыруга әйләнгән – инвалид. Җыен булган көннең иртәгәсен ире Наилгә алтынчы(!) тапкыр инсульт булган. Бәхетсезлек арты бәхетсезлек... Хәзер кече улының 29 квадрат метрлы кечкенә йортында биш кеше яшиләр, чөнки баракта яшәү мөмкин түгел. 
Җыенда Александр Тыгин күптән түгел генә яңа фатирларга күчкән норлатлылар исемлегеннән төшеп калган шушы гаиләгә чиратка басу юлларын өйрәтте. Бу гаиләгә документларын җыеп, яшәү фактын раслау өчен бары тик судка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу кыска гына аңлатманы авыл башлыгы да бирә һәм ярдәм итә ала иде югыйсә. Юк, моның өчен әлеге проблема авыл җыенында күтәрелергә һәм район башлыгы авыл хуҗасына күрсәтмә бирергә тиеш иде. Ринат Баһаветдинов ярдәм итәргә ышандырды ышандыруын. Авызына бал да май! Илсөяр ханым хәзер аңа ышанып тора. Ни генә дисәләр дә, авылдагы һәр кеше өчен авыл башлыгы җаваплы бит. Авылдашларыңның проблемасын үзеңнеке итеп кабул иткәндә, кеше шатлыгына сөенә белгәндә генә сине хөрмәт итәчәкләр. Хәер, катлаулы 2018 елда каты һәм сыек көнкүреш калдыклары полигонын төзергә алынган авыл җирлеге өчен бер гаиләгә документлар туплап, суд барышында ярдәм итү әлләни катлаулы эш түгел, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев