Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатны бәхет басты

Соңгы көннәрдә Норлат турында еш язуыбыз юктан гына түгел. Узган атнада район һәм шәһәрдә республика программасы буенча ачылган 5 спорт мәйданчыгының берсе нәкъ менә шушы авылда барлыкка килде. Бәхет елмайды да соң норлатлыларга!

Чынлап та, авыл җирендә 2 млн сумлык спорт мәйданчыгы төзелү төштәге бер хыял кебек. Тик респуб­лика ярдәме белән хыяллар шулай чынга да ашып куя. Баскетбол һәм волейбол уйнарга бөтен мөмкинлекләре булган әлеге универсаль мәйданчыкны «Волгодорстрой» подряд оешмасы бер ай дигәндә төзеп тә бирә. Аны ачу тантанасына халык зур бәйрәмгә җыелган кебек шатланып килде.
- Шунысы куандыра: хәзер яшьләр елдан-ел спортка тартыла. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, ә авыл егет-кызлары да ишегалды спорты белән шөгыльләнә ала. Спорт мәйданчыклары ачылу сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләребезне тагын да арттыра. Сез дә, норлатлылар, бирегә теләп йөрерсез, дип ышанып калам, - диде бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Ул район башлыгы исеменнән Норлатка туплар бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов шулай ук яшьләргә уйнар өчен спорт инвентаре тапшырды. Соңыннан исә Идел аръягы авыллары арасындагы иң көчле Норлат кызлары командасы волейбол ярышында мәйданның уңайлыкларын сынады. Һәм, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Мәктәп янында гына искиткеч матурлыкта урнашкан бу урын яшьләрнең генә түгел, ә авыл халкының да яратып йөри торган җире булыр дип ышанасы килә. Чөнки хәзер спорт белән шөгыльләнү барлык буын кешеләре арасында да, яшьләр әйтмешли, модно!
Аннан Норлат халкы милли бәйрәмебез Сабан туйны каршы алырга да әзерләнә. Узган ялларда борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе сөлге җыюны оештырдылар. Бу матур йоланы икенче ел рәттән мәдәният йорты хезмәткәрләре башкара. Милли киемнәр киеп, авыл үзешчәннәре бизәлгән атларга утырып, гармунда уйнап, җырлап йорттан-йортка йөреп сөлге җыйды. Һәм шуның белән авылга Сабантуй рухын таратты. Бәйрәм быел Норлатта 2 июльдә узачак.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев