Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатка җиңү алып кайткан Миңнуллиннар гаиләсе

Гаиләнең бәхете, татулыгы - бала булуда. Балалар күбрәк булган саен гаилә тулы тормыш белән киләчәккә карап яши дигән сүз. Арабызда үз балалары янына ятимнәрне сыендыручы гаиләләр дә шактый. Шундыйларның берсе Норлат авылында яши.

Бүгенге көндә Рәйсә Миңнуллина һәм Наил Латыйповларның гаиләсендә сигез бала тәрбия­ләнә, шуларның җидесе тәрбиягә алынган. Бу тату гаиләнең оптимизмына, активлыгына һәм яшәү дәртенә күпләр кызыгыр­лык. Шундый әти-әни белән башкача мөмкин дә түгел. Рәйсә ханым үзе Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшли. Көнен дә, төнен дә, эштә дә, өендә дә балалар арасында «кайный». Балалар аны ярата, ул - балаларны. Баланы алдап булмый, ул эчкерсезлекне күңеле белән сизә, аңа үзеннән-үзе тартыла. Рәйсә ханым үзе дә шаяртып: «Балалар йортында эшләгәч, эштән мин нәрсә алып кайтыйм инде, әлбәттә, балалар», - ди. Ә бит балаларны әйбер кебек алып кайтып куеп булмый, аны тәрбияләргә, ашатырга-эчертергә, киендерергә һәм, иң мөһиме, кеше дә итәргә кирәк. Ә балалар йортына эләгергә мәҗбүр булган һәр баланың язмышы бик катлаулы. Шундыйлар белән уртак тел табып кара әле син.
Менә шушы гаилә Казанда 14 марттан 21 мартка кадәр узган тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Туган йорт җылысы» III республика фестивалендә катнашып, анда киеренке көрәштә җиңеп, Гран-При откан. Алай гына да түгел, «Спорт - гаилә эше» номинациясендә җиңүче дә булган. Бу фестиваль Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре ярдәмендә «Без бергә» тәрбиягә бала алучылар җәмәгать оешмасы, «Зарница» җитештерү берләшмәсе, «Ритек» ширкәте булышлыгында уздырылган.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.


Язманың тулырак вариантын газетаның 24нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев