Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат дусларын барлады

Теге атнада Норлат авыл җирлеге Иделаръягында яшәүче барлык өлкәннәрне, хәер алай, диеп ,әйтү дөрес тә булмас, күңелләре белән мәңге яшь кала белгән лаеклы ялда булганнарны мәктәпнең спорт мәйданчыгына җыйды.


Әлеге чара юкка гына”Дуслар очрашуы”, диеп аталмаган, чөнки бирегә спорт һәм күңел ачу бәйрәмендә катнашу өчен күрше авыллардан барлыгы тугыз команда килде, алар Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Мулла Иле, Танай, Күгеш, Күгәй, Бакырчы, Юынчы, Түбән Карамалыдан иде, Норлаттан исә ике команда”Яшь йөрәкләр”һәм “Хыял” командасы иде.Әлеге чараның төп инициаторы “Яшь йөрәкләр” оешмасын оештыручы-җитәкчесе Ләлә Нурулла кызы Хәҗипова әйтүенчә:” -Безнең максат, һәрбер авылда пенсионерлар үзләренең яшәү рәвешен файдалы һәм күңелле итеп уздырсын өчен, аеруча ялгыз яшәүчеләрне моңаеп утырмасыннар, диеп, безнең “Яшь йөрәкләр»шикелле төркем булдырырга кирәк. Безнең эшчәнлегебезгә хәзер дүрт ел булды, шул дәвердән бирле әлеге төркемгә йөрүчеләребезнең саны артып тора. Хәзер күбесе бирегә йөри башлагач сәламәтлегебез ныгыды, күп кенә авырулардан арындык, кәефебез дә, яхшырды, диләр”.Ләлә Хәҗипова Республикабызда гына түгел, Рәсәй күләмендә дә билгеле лидер ханым, 2018 нче елда ул Рәсәй президенты Грантына лаек булган иде, бәйрәмгә җыелган халыкны сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләгәч, кыскача гына исәп-хисап та ясап алды. “Әлеге фондтан бирелгән акчаларга төркемебез кызларына чыгышлар ясар өчен сәхнә күлмәкләре тектердек,скандинавиячә йөрү өчен махсус таяклар, велосипедлар, чаңгылар һәм башка спорт инвентарьләре алдык, бүгенге спорт бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләкләр өчен дә грант акчасын тоттык”, диде ул.Районыбызның ветераннар советы рәисе Тәлгат Рафхәт улы Гыйзәтуллин, бәйрәмнең төп оештыручысы, чөнки хәрбер авыл җирлеге башлыкларына хат җибәреп, теләктәшлек күрсәтүләрен сорап ул йөрде, бүген исә барлык катнашучыларга уңышлар теләп,мондый бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде. Әңгәмә вакытында ул, дәүләт советы депутаты Ренат Мистахов белән әлеге узачак чара турында алдан ук киңәшләшеп, сөйләшеп алганлыгын, билгеле инде аннан ярдәм өмет итүен дә яшермәде, депутатыбыз исә берсүзсез риза булды, диде ул. Тәбрикләү сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаутдинов та җиткерде, авыл ветераннар советы җитәкчесе Роза Ягудина исә үзенең чыгышында “Бүген барыбыз да җиңүчеләр, чөнки без үзебезнең яшебезне җиңдек,” диде,. дәүләт депутаты Ренат Мистахов тарафыннан да әлеге чара өчен күрсәтелгән матди ярдәмне билгеләп үтте. 
 Командаларның сәламеннән соң, уеннар башланып китте. Менә инде хәзер күпләр мәктәп елларына кайтып килгәндер. Җан атарга килүчеләрнең дә күбесе яшьтәшләренең эстафета йөгергәнен, аркан тартышканын карап, гер күтәргәнен, кул көрәштергәнен карап, эх, диеп, кызыгып утыргандыр. 
 Спорт һәм күңел ачу бәйрәме булгач матур җырларсыз, нәфис сүзсез , дәртле биюләрсез була димени ул? Барысы да нәкъ өлкәннәр Сабантуендагыча булды, бигрәк талантлы да, җитез дә, уңган да инде безнең Иделаръяклары, диеп сокланып карадык. 
 Бик тә күңелле, чын дусларча булды әлеге бәйрәм, инде катнашучыларның фикерләрен дә белеп алыйк әле. 
 Миләүшә Талипова. Олы Шырдан: Бик ошады, миңа инде укытучы булып эшләгәнгә әлеге күнегүләр чит түгел, минем фикеремчә спорт уеннары берничә җирдә үздырылса яхшырак булыр иде, вакыт та озакка сузылмый, әле кайтасы да бар бит. 
 Тәскирә Шәйхуллина Олы Ачасыр: Үзебезнекеләр өчен җан атарга килдем, бик кирәк мондый бәйрәмнәр, минем теләгем, дөреслек булсын иде, югыйсә пенсионер булмаганнар да катнаша , дип ишеттем. 
 Әнисә Гафарова. Күгәй: Яшем дә шактый инде, әйдә инде, Әнисә апа, дигәч, үзем дә гомер буе физик тәрбия дәресләре укыткач, түзә алмадым, катнаштым әле. 
 Шактый озакка сузылган спорт уеннарында катнашкан җиңүчеләрне барлап, нәтиҗәләр ясар чак җитте. Менә ул җиңүче командалар- беренче урында Норлатның”Хыял”, икенче урында “Яшь йөрәкләр”, өченче урында Бакырчы, Ачасыр, Мулла иле командалары булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм мактау кәгазьләрен ветераннар советы рәисе Тәлгат Гыйзәтуллин, Ләлә Хәҗипова, Роза Ягудиналар тапшырды.Беркем дә бүләксез китмәде шикелле, хәрбер командага күчтәнәч салынган пакетлар да тапшырылды, Күгәй авылыннан Хәлимә апа сөйләгән "Күршеләр" шигырендәгечә дуслар очрашуы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан хәзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте, кабат очрашырга насыйп булсын, дигән, теләк белән, инде дуслашып та өлгергән уенчылар, киләсе елга кадәр, диеп саубуллаштылар! 
 Р.S. Инде әлеге бәйрәмне оештыруга үзләренең матди ярдәмен күрсәткән авылдашларыбызны да санап үтик әле: алар Гизатуллина М.М , Мергалеева Индира, , Шайхуллин Марат , Филиппова Элеонора-, , Гайнутдинова Миляуша .Шулай ук Ләлә Хәҗиповага, мәдәният хезмәткәрләренә,авыл җирлеге башлыкларына, мәйданның үләннәрен чабып, чистарту эшләрен башкарган авыл җирлеге хезмәткәре Камил Шәкуровка, азык-төлек, бүләкләр хәзерләүне, мәйданны бизәү, барсы да яхшы узсын, диеп йөргән Роза Ягудина белән аның тормыш иптәшенә һәм ярдәм иткән барлык авылдашларга кунакларга, афәрин, булдырдыгыз, диеп, рәхмәт әйтергә генә кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев