Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Номер җыйганнан соң, телефонны башыгызга якын китермәгез

Хәзерге фән – техниканың бер казанышы булган кәрәзле телефоннарны кулланмыйча яшәү бүгенге көндә мөмкин түгел.

Бу әти-әниләргә баласын контрольдә тотарга, кайда нишләвен белеп торырга, кирәк моментта киңәш бирергә ярдәм итсә, өлкәннәргә күп кенә проблемаларны чишү, кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен вакытны экономияләргә булыша. Телефон ярдәмендә интернеттан да файдаланырга мөмкин. Ләкин без телефон алдында корбан булып калырга, аның кулында курчак булырга тиеш түгел...

     Электромагнит кыры кеше организмына зур куркыныч тудыра.  Кесә телефонының организмга зарарын чикләр өчен Республика медицина профилактика үзәге мондый берничә файдалы киңәш бирә: Кесә телефонын муенда асып йөрмәгез! Әгәр дә экранда “антенналар” аз икән, аны элемтәне яхшы тота торган урынга куярга кирәк. Чөнки элемтәсе начар булган телефонның зарары тагын да күбрәк, җитмәсә батарейкасы да тиз “утыра”. Мөмкин булса, күбрәк өй телефоныннан сөйләшегез.

     Ә мин кәрәзле телефоннар биргән нурланыштан саклану чараларын  өйрәнгәннән соң, түбәндәгеләрне тәкъдим итәм:

- Әгәр телефон артына кечкенә генә  шунгит минералыннан эшләнгән пластина беркетсәң, аның зыяны азрак булыр.

- Телефонны сатып алганда игътибарлы булыгыз, телефонның мөмкинлегенә һәм дизайнына гына карамыйча, 1 кг массага туры килүче электромагнитик дулкын егәрлегендә билгеләнүче (SAR) нурланыш дозасына да әһәмият бирегез;

- Теләсә нинди телефон сатып алганчы, билгеле фирма ясаган телефон алыгыз. Сатып алганда телефон өчен  санитар – гигиена һәм элемтә министерлыгының сертификаты булу - булмавы белән кызыксыныгыз.

- Телефон кулланмасында куллану куркынычсызлыгы, куркынычсызлык стандартлары язылган һәм телефонның бу стандартларга туры килүе күрсәтелгән булырга тиеш.

- Сөйләшкәндә телефонны колагыгызгы нык якын китермәгез.

-  Телефонны бик кирәк очракларда гына кулланыгыз, бер сөйләшкәндә 3 – 4 минуттан ары сөйләшмәгез.
- Автомобилдә  hands-free комплекты кулланыгыз, аның антеннасын түбәнең уртасына урнаштырыгыз.  

- Номер җыйганнан соң ук телефонны башыгызга якын китермәгез, чөнки бу моментта электромагнитик нурланыш сөйләшү вакытындагыга караганда берничә тапкыр зуррак.

- Кесә телефонын муенда асып йөрмәгез, кесәгезгә дә салмагыз. Аны махсус телефон сумкасына салган хәлдә кул сумкагызда йөртү яхшырак булыр;

- Балаларга һәм үсмерләргә телефон куллану вакытын чикләргә кирәк.

Телефон әхлагы дигәнен  дә онытырга ярамый: радиоэлемтә башка кешеләрнең тормышына куркыныч тудырырлык булган очракта телефоныгызны кабызмагыз, спектакль, концерт, кино залларында, музейларда, җыелыш, дәрес барган вакытларда телефоныгызны сүндерегез яки тавышсыз режимга куегыз, транспорт белән идарә иткәндә телефон кулланудан тыелыгыз.

Таңсылу Сафинаның “Кәрәзле телефоннар, аларның кеше организмына тәэсире”  фәнни эшеннән кыскартып алынды.  

 

Чыганак: https://nsportal.ru

Фото https://groupastrolog.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: