Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әниемә шигъри бүләгем

Әни! Безгә тормыш бүләк иткән иң газиз, иң кадерле кешебез ул - Әни!

Әни сүзе, безнең телебездән бервакытта да төшми, авыр чакта да, шатлык та да гел истә. Әниләр көне уңаеннан авыл китапханәсендә узган “Әниемә шигъри бүләгем“ дип аталган бәйрәм кичәсе, исеменнән күренгәнчә, авылыбызның шигъри күңелле ханымнарының әниләр турындагы иҗатына багышланды. Бәйрәмне әниләр көне белән тәбрикләү сүзләре белән авыл җирлеге башлыгының урынбасары Лидия Тюканова башлап җибәрде. “Балалар тәртипле, бәхетле булса, аналар да бәхетле була. Барлык әниләргә дә кайгы-хәсрәтсез көннәр генә телим” диде ул. Әниләр турында матур шигырь юллары белән кичәне алып баручы китапханәче Алсу Садикова , бер генә вакыйгага битараф калмый торган , илдә булсынмы ул, авылдамы, шундук шигъри юллар белән үз фикерен белдерә торган, актив ханымнарның берсе Роза Ягудинага сүз бирде. Әниләр турындагы юлларны тыныч кына, күз яшьләрсез тыңлап булмый. Роза Ильдус кызының да әнисенә багышлап язылган шигырьдән өзек китерәм:

Чәчәк тотып кулларыма,
Килдем бүген өең каршына...
Ник ачмадың, әни, капкаларны?
Ник чыкмадың каршы алырга?
Өй түреңә түгел, кабереңә,
Куям хәзер чәчәк бәйләмен.
Хәтер көне генә булып калды
Синең нурлы гомер бәйрәмең...

Залда утыручыларның күбесенең яшьләрен сөртеп алулары, инде күптән бакыйлыкка күчкән әниләрен искә алып, күңелләрен йомшарткандыр. Гөлсинә Нурмиеваның йөрәк түреннән чыгып, ак кәгазъ битенә күчкән шигыръләрен авылдашларыбыз интернет челтәреннән укып күптән яратып өлгерделәр. Гөлсинә ханымның бик күп шигырьләре яңарак кына арабыздан киткән әтисенә багышлана. Никадәр ярату, хөрмәт чагыла аларда.Әнисе турындагы юлларын да укып китик әле:

Әле бит зур бәхет, Әнием янымда,
Сыенам әнием куенына.
Карыймын иң якын күзләргә
Сеңдерим бу матур карашны
Йөрәгем туренә...җаныма!


Әнә шундый матур-матур юллар туып кына тора Гөлсинәнең хис, моң тулы күңел дәфтәреннән:

Дисбе тарта әнием...
Куз карашы еракта
Иреннәре пышылдый:
Ташлама мине, Раббым!


Күрше Күгеш авылыннан килен булып төшкән Гөлшат Хәбирова күптән инде авылдашыбызга әйләнде. Сагыну тулы уй-кичерешләрен әнисенә, туган авылына, туганнарына багышлап язылган юлларын тыңлаганда , авыл урамы, авыл мичендә әнисе пешергән кабартмалар, эштән кайтучы әтисен каршы алырга йөгерүче кыз бала күз алдына килә:

Искә төшә үткән гомерләр
әти-әни исән чагында.
Бала-чагым , яшьлек елларым
Куз алдыма килә тагын да.

Рәмилә Тимершина исеме дә күпләргә таныш. “Яшел Үзән” газетасында аның бик күп шигырьләре “Тылсымчы” исеме белән басыла иде. Бүген дә иҗаты белән таныштырып үтте. Бер тында узган бәйрәм кичәсен ямьләндерүче үзенең сиксән сигез яшендә дә озын шигырьләрен яттан сөйләүче Разия апа Гатауллина, мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Сибгатуллина белән Альберт Гатауллинның юмористик әсәрләр уйнап өлкәннәрнең кәефен күтәрүе булгандыр. Хәер, кәеф, дигәннән, “Җылы сүз, җан азыгы”, диләр бит, залда утыручы хатын-кызлар, әниләр, һәрберсе үз адресына мактау сүзләре ишетеп, ә ул сүзләр авылыбызның яңа туган баласыннан алып, иң өлкәненә карата да иң дөрес бәяне бирүче психолог Роза Ягудина тарафыннан булды.Чәй табыны янында дәвам иткән Әниләр бәйрәменнән барысы да китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр көне Норлат

2
X